Фирдүс Тямаев һәм махсус операция хәрбиләре Донецк янында туган як турында җырлаган
Татарстанның Аксубай һәм Норлат районнары делегацияләре гуманитар йөк илткән вакытта Донецк янында очрашкан.
Бу хакта Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов үзенең телеграм-каналында сөйләгән.
Норлат районы делегациясенә район башлыгы Дамир Ишкинеев кергән. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевка кушылып хәрбиләр «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкарган.
«Безнең юл Курск, Донецк, Луганск һәм Херсон өлкәләреннән узды, анда без яклаучыларыбыз белән очраштык. Авырлыкларга да карамастан, хәрбиләрнең кәефе яхшы булу сөендерә», — дигән Алмаз Мингулов.
Гуманитар йөкләр махсус операция зонасындагы хәрби бүлекчәләргә тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев