Фәрит Мөхәммәтшин кайбычлыларның ярминкәгә әзерлегенә югары бәя бирде
Көзләр җитеп, бакча- кырлардагы уңышлар җыелып беткәч, авыл хезмәтчәннәренең шәһәргә ярминкәгә йөрүләре инде күптән гадәти күренешкә әйләнде. Авыл сый-нигъмәте шәһәр халкына бик тансык, шуңа да ярминкәләрне көтеп алалар. Кайбычлылар Казанга көзге ярминкәгә һәр ике атна саен бара. Ярминкә белән танышырга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килгән иде.
Бу юлы да товар төягән 25 машина әле таң атканчы, төнге сәгать икедә үк юлга кузгалды. Шәһәр халкы уянганчы палаткаларны корып куярга, товарларны киштәләргә урнаштырырга кирәк. Казаннар да йокламый икән, иртәнге сәгать алтыларда ук сатып алучылар күренә башлады, бераздан чиратлар да барлыкка килде. Авиатөзелеш районының Адоратский урамында урнашкан базарында бу юлы Кайбыч, Югары Ослан районнары сәүдә итте, башка ведомстволар да үз продукциясен сатты. Иртәнге сәгать сигезенче яртыда базарга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Ул республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башка җитәкчеләр белән берлектә сәүдә рәтләрен карап йөрде.
- Бүген базарда сатып алучылар белән күп аралаштык, сораулар төрле. Кемнедер бәяләр кызыксындыра, бәрәңге, суганны бүген күпләп алмасак, бәяләре артмасмы икән, әле кышлыкка алып куярга иртәрәк түгелме һәм башкалар, - диде ул. - Базар - хикмәт инде ул. Сатучы арзангарак саттым бугай, ә сатып алучы, киресенчә, кыйммәтрәк булды дип уйлый, - диде ул соңыннан журналистлар белән әңгәмәсендә. - Әмма шунысы шатландыра: ике район да күп продукция алып килгән. Ит, сөт, сыр, майлар, кәҗә сөте, кәҗә сөтеннән ясалган сырга кадәр бар. Яшелчәләр, суган, бәрәңге күп. Монда сыйфатлы, экологик яктан чиста продукция генә саталар. Кичтән суелып, иртән сатуга чыгарылган итне кибетләрдә табуы кыен. Биредә әллә ничә тапкыр эретелеп, яңадан туңдырылган продукция юк. Авыл халкына рәхмәтләребезнең иң зурысы.
Ә базар кызганнан-кыза барды. Әнә Афанасьевкадан Павел Муклуковның баш кашырга да вакыты юк: бер «КамАЗ» төяп килгән бәрәңгесен чират торып алалар.
- Быел биш гектарда бәрәңге үстердем һәм югары уңыш алдым. Бүген 9 тонна бәрәңге алып килгән идем, үзегез күрәсез, соңгы капчыклар гына калды. Килосын 12 сумнан саттым, - диде ул.
Олы Тәрбиттән Олег Уткин да быел беренче тапкыр биш гектарда бәрәңге үстергән. Аның да бәрәңгесе уңган. Павел Николаевич сатып бетергәч, сатып алучыларның күбесе аңа күчте. Аларның да төрлесе бар, 12 сум бәяне кыйммәтсенүчеләр дә очрады. Чиратта торучы Гүзәлия апа Абдуллина аларга җавап итеп:
- Бәрәңге үстерүнең хезмәте күп аның. Җәйге челләдә чүп утавы, кортын җыясы рәхәтме әллә. Үзем дачада 3 сутый бәрәңге үстерә идем, хәзер утыртмыйм, сатып алу отышлырак, - диде.
Җитештерүчеләр товарларын аграр министрлык тәкъдим иткән бәядән сата. Чөнки ярминкәләрдә аз керемле кешеләр, пенсионерлар да кышлыкка азык ала. Ә сәүдәгәрләрнең юл чыгымнары каплана.
Кошман, Олы Подберезье, Колаңгы, Багай, Чүти авыл җирлекләре хезмәткәрләре дә үз товарларын мактый-мактый сатты. «Ак Барс-Кайбыч» җәмгыятенең өч филиалы да, Мәлки кулланучылар җәмгыяте, икмәк пешерү комбинаты палаткалары яныннан да халык өзелмәде. Ә мәдәният йорты үзешчәннәре концерт куйды.
Яраткан җырчыбыз, Мәлки авылында туып-үскән Лена Бичарина да ярминкәгә килгән иде.
- Якташларымның ярминкәгә шулкадәр зур әзерлек белән килүләренә чын күңелемнән шатландым. Казан халкы товарларын яратып сатып ала. Бәяләр дә кибеттәгедән күпкә арзанрак. Мәдәният йорты хезмәткәрләре концерты да ошады, - диде ул.
Ярминкәләр әле дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев