Газиз әниебезне югалттык
Югалтулар авыр... Югалтулар бигрәк авыр, диләр. Моның шулай икәнлеген, үз башыңа төшкәч, тагын да ныграк аңлыйсың икән.
Безнең дә әнә шундый хәсрәт утында янган көннәребез. Тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Гөлфирә Гарәфетдин кызы Бикмуллина, кинәт авырып, мәңгелеккә бездән китеп барды. Әлеге рәхмәт хаты аша без район үзәк сырхауханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллинага, көн дими, төн дими кадерле кешебезнең гомере өчен көрәшкән барлык табибларга, шәфкать туташларына, башка барлык персоналга, аеруча Гөлшат Магомедова, Җәвидә Бәдретдинова, Алчәчәк Камалиева, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренә, шулай ук Ранил Мингалиевка ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Әниебезне җирләүдә катнашкан, кайгыбызны уртаклашкан Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдиновка, авылдашларыбызга, күрше-күлән, туганнарга, хезмәттәшләребезгә, авыллардагы имамнарга, пакьләндереп жир куенына иңдергән кардәшләргә, рәхмәт сүзләребезне ирештерәбез. Барыгызга да Аллаһының рәхмәтенә ирешергә язсын. Мондый авыр хәсрәтләр күрергә язмасын. Кылган изгелекләр үзегезгә савап булып кайтсын.
Ихтирам белән: тормыш иптәше Равил, кызлары, кияүләре, онык-оныкчыклары, Борындык авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев