Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

“Гөбенә” Сабантуен юкка гына район Сабантуе белән чагыштырмыйлар

Бу Сабантуйда халык та район үзәгендәге бәйрәмдәге кебек күп, сәүдә рәтләрен дә тиз генә әйләнеп чыгармын димә, алдынгыларга бүләкләрне дә мулдан өләшәләр, халык уеннарында җиңүчеләргә дә призлары шәп, авыл үзешчәннәре белән бергә Казан шәһәреннән килгән эстрада йолдызлары җырлый-бии, ат чабышларында катнашучылары да күп. Балалар өчен батутлар, башка уеннар дисеңме, барысы...

Сабантуй хезмәт алдынгыларын- язгы чәчү батырларын, терлекчеләрне, белгечләрне бүләкләүдән башланып китте. Җәмгыять директоры Юрий Осипов уңышлары турында горурланып сөйләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров халыкка бәйрәм котлавын җиткерде.
-"Ак Барс Кайбыч-3" җәмгыяте хезмәтчәннәренең бүгене бәйрәмне шулай зурлап үткәрергә хакы бар. Язгы кыр эшләрен вакытында сыйфатлы итеп башкарып чыктыгыз, терлекчелек продукциясе җитештерүдә дә нәтиҗәле эшлисез,- диде ул.-Быел Кайбыч үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте. Шушы еллар эчендә ул ныклап аякка баскан икән, монда сезнең дә саллы өлешегез бар.


Тәбрикләүләрдән соң ат чабышлары башланды. Нәселле атларда беренче килгән җайдак- Кыр Буасыннан Сергей Блинов телевизор белән бүләкләнде. Ә көн-төн хуҗалык эшләрен башкаручы атлар арасында- Кыр Буасыннан Андрей Лебедев иярләгән "Стрела" финишка беренче килде. Ат чабышларында призлы урыннарны яулаучыларның барысы да бүләкләнде. Чүтидән Кадрия Сөнгатуллина да атта чапты! Аты арттарак килсә дә, кыю хатын-кыз, булдыра, дип аны да бүләкләделәр. Әллә шулкадәр халыктан куркыпмы, әллә артык ярсыдымы, бер ат мәйданнан очып чыкты, ә хуҗасы җиргә очып төште. Аның янына минуты белән ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы, медиклар килеп җитте һәм беренче ярдәм күрсәттеләр.


Казаннан килгән артист Илсур Шәрипҗанов халыкның милли уеннарда чират торып катнашуына гаҗәпләнүен яшермәде. Багана башына менәргә теләүчеләр дә күп, капчык белән сугышырга, кул көрәштерергә, көянтә белән су ташырга теләүчеләр дә...Тормыш иптәше җырчы Гөлназ белән чыгыш ясады Илсур. Тамырлары Иске Тәрбиткә барып тоташучы яшь җырчы Алинә Давыдова һәм Марина Карпова иң матур җырларын бүләк итте. Ә Казан кичләре" ансамбле биючеләре өздерде генә!
Милли көрәшнең абсолют батыры- Иске Тәрбиттән Алексей Ивановны дуслары күккә чөйде! Кызыклы мизгелләргә бай булды "Гөбенә" Сабантуе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Гөбенә” Сабантуен юкка гына район Сабантуе белән чагыштырмыйлар