Хуҗа Хәсән урта урта мәктәбен быел дүрт кенә укучы тәмамлады. Ксения Гаврилова, Николай Казаков, Ирина Ефремова, Михаил Горшков мәктәп белән хушлашты.
Әлеге укучылар үз мәктәпләре белән чиксез горурлана. Чөнки укытучылар коллективы көчле, белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бу мәктәпне тәмамлаган укучылар арасында район үзәгендәге оешмаларда җитәкче, белгеч булып эшләүчеләр дә, үз авылларында калучылар да, илебезнең төрле төбәкләрендә намус белән хезмәт куючылар да бар. "Кайбыч таңнары" газетасы редакторы Луиза Сөнгатуллина укучыларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлавын җиткерде. Мәктәп директоры Надежда Макарова, Куш-Күл мәктәбендәге беренче укытучылары Валентина Муллина, мәгариф бүлегендә эшләүче, 16 ел элек шушы мәктәпне тәмамлаган Нина Долматова, авыл җирлеге башлыгы Светлана Петрова да, Хуҗа Хәсәндәге управлюящий Валерий Поляковның чыгышлары аваздаш иде: беркайчан да Хуҗа Хәсән мәктәбе укучысы исеменә тап төшермәгез, үзегез яраткан һөнәр буенча белем алыгыз, нинди генә авырлыклар килсә дә югалып калмагыз.

Өлгергәнлек аттестатлары белән бергә укучыларга аерым уңышлары өчен бүләкләр дә тапшырдылар. Ксения белән Михаил ГТО нормаларын яхшы тапшырганнар, аларга бу хакта таныклык та бирделәр.
-Минем бүген сигезенче улым мәктәпне тәмамлый. Аларга тиешле тәрбия һәм белем биргән укытучыларына чын күңелдән рәхмәтемне әйтәм,-дип шатлыгы белән уртаклашты Галина Казакова.
Чыгарылышлар рәхмәтләрен шигъри юллар аша ирештерде.
Нет комментариев