Якын Һәм кадерле бәйрәм
1 Май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район халкына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
— Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. Якты һәм шатлыклы әлеге бәйрәм, элеккечә үк, халыкта иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала бирә. Ул Ватаныбызның тынычлыгы һәм илнең тотрыклы үсеше өчен берләшкән барлык иҗади көчләрнең бердәмлеген гәүдәләндерә. Нәкъ менә хезмәт сөючәнлек һәм иҗат итү теләсә кайсы җәмгыятьнең үсешенә, билгеләнгән барлык планнарның уңышына нигез булып тора. Районыбызда яшәүче һәр кеше үзенең хезмәте, яхшы үзгәрешләргә омтылышы белән заман таләпләренә туры килгән уңай үзгәрешләр өчен нигез булдыра. Басу-кырларда үзләрен аямыйча хезмәт куючы игенче-механизаторларыбызга имин хезмәт, фәкать уңышлар юлдаш булсын. Районыбызны үстерүгә һәм ныгытуга якташларыбызның берничә буыны бәяләп бетергесез өлеш кертте. Һәм безгә бу матур традицияне сакларга, кече Ватаныбыз ныгысын һәм чәчәк атсын, якыннарыбызның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен барысын да эшләргә кирәк. Кайбыч районында тырыш һәм талантлы халык яши. Бәйрәм уңаеннан хезмәт ветераннарына, районыбызның бүгенгесенә зур өлеш кертүчеләргә һәм киләчәк үсешенә нигез салучыларга аерым рәхмәт. Тормышыгызда куанычлы вакыйгалар күп булсын. Балалар һәм якыннарыбыз сөендереп торсын, эшләр мөмкин кадәр уңышлы булсын һәм яхшы нәтиҗәләр китерсен иде. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев