Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Януза Чумаринның якты истәлегенә теннис ярышы узды

«Салават күпере» спорт комплексында Чүти мәктәбенең элеккеге директоры Януза Чумарин истәлегенә теннисы ярыш узды.

Анда район мәктәпләреннән 21 команда, барлыгы 63 укучы катнашты. 

Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде, һәр командага уңышлар теләде. Ярышның төп спонсоры Петр Таракановка олы рәхмәтен белдереп, эшендә уңышлар теләде. 

-Укытучым, остазым, хезмәттәшем Януза Михайлович кешелекле, ярдәмчел, балалар күңеленә юл таба белүче оста педагог иде. Кызганыч, гомере генә кыска булды. Аның якты исемен мәңгеләштерү максатында быел бишенче тапкыр аның истәлегенә ярыш үткәрәм. Узган еллардагысы Чүти урта мәктәбендә узса, быелгысын зурлап, район үзәгендә үткәрергә булдык. Әлеге идеяне районыбыз башлыгы Альберт Илгизәрович та хуплады. Киләчәктә дә бу ярыш дәвамлы булыр дип уйлыйм, — диде Петр Петрович. 

Ярыш кискен барды. Финалда Олы Кайбыч, Бәрлебашы мәктәпләренең беренче, икенче командалары очрашты.

Берничә сәгатькә сузылган ярышның җиңүчеләре дә ачыкланды: узган елларда да спортның бу төрендә район буенча беренчелекне нык тоткан Бәрлебашы мәктәбенең икенче командасы (уенчылары — Илһам Әскәров, Александра Козлова, Марсель Фәхриев) — беренче, беренче командасы (Рәйхан Галиев, Әнисә Гыйбадуллина, Данис Мингалиев) — өченче урынны яулады. Тренерлары — Шәүкәт Фәсхетдинов. Олы Кайбыч мәктәбенең (тренерлары Илдус Вәлиуллин) икенче командасы (Айдар Мөхетдинов, Дмитрий Грошев, Анастасия Андреева) — икенче, урында. 

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев ярышны оештыручыларга, командаларга, тренерларга олы рәхмәтен белдерде.

Петр Тараканов белән берлектә грамоталар, медальләр, күчмә кубок, акчалата бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев