Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Игътибар, акция!

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үзенең 25 еллык юбилее уңаеннан акция үткәрә. Акция кысаларында алар күп балалы ялгыз аналарга, имин булмаган күп балалы гаиләләргә түләүсез ут сүндергеч (огнетушитель) һәм янгын турында хәбәр итүче прибор (пожароизвещатель) тапшыралар.

Безнең районда мондый бүләкне Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара янгын күзәтчелеге начальнигы Илдар Вәлиев, инспектор Илшат Шәфигуллин, "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Алсу Биктимирова белән берлектә Корноухово авылыннан Гөлүсә һәм Василий Давыдовлар гаиләсенә, Ульянководан ялгызы гына дүрт бала тәрбияләүче Татьяна Галактионовага тапшырылды.
- Бу гаиләләрнең өйләре дә чагыштырмача иске, электр үткәргечләре дә алыштырылмаган. Йорт хуҗалары да салырга яраталар, балалары да ишле, шуңа бу бүләкләрне бу гаиләләргә бирергә булдык. Янгын турында хәбәр итүче прибор эченә төтен кергәч, көчле сигнал бирә. Төнлә янгын чыгып, йорт хуҗалары йоклаган килеш һәлак булмасын өчен әлеге прибор урнаштырыла. Ә ут сүндергеч тиз арада янгынны сүндерергә ярдәм итәчәк, - диде Илдар Вәлиев.
Алсу Биктимирова Давыдовлар да, Галактионова да "Ак Барс" җәмгыятенең икенче филиалында терлекчелек тармагында эшлиләр. Беренче гаиләдә биш, икенчесендә дүрт бала тәрбияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игътибар, акция!