Ике атна эчендә Татарстанда тыелган җирдә каршы як полосага чыккан 517 шоферны тотканнар
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе «Каршы як полоса» профилактик рейдына йомгак ясады.
17-31 гыйнварда инспекторлар каршы як полосага чыгу белән бәйле 517 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагын теркәгән.
Ведомствода искәртүләренчә, мондый кагыйдә бозу өчен 7500 сум күләмендә штраф яки дүрт айдан алты айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Кагыйдәне кабат бозган очракта машина йөртүче бер елга «права»сыннан колак кагарга мөмкин.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев