Хәбәрләр
Илдар Гыйльметдинов Яшел Үзән шәһәрендә спорт мәйданчыклары ачу тантанасында катнашты
Бу атнаның дүшәмбесендә Илдар Гыйльметдинов Яшел Үзән шәһәрендә спорт мәйданчыклары ачу тантанасында катнашты.
Шәһәрнең өченче гимназиясендә һәм унберенче мәктәбендә узган тантаналар зур спорт бәйрәменә әйләнде. Республика шәһәр-район, авылларын үстерү - Татарстандагы иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе. Социаль инфракструктура булдыру - шул эшчәнлекнең мөһим бер өлеше. Илдә икътисади кризис булуга да карамастан, республикабфызда социаль юнәлешле утыздан артык Президент программасы тормышка ашырыла. 2013-2014 елларда 45 муниципаль районда 320дән артык спорт мәйданы ачылды, былтыр 162 ишегалдында министадион файдалануга тапшырылды. Бу ел ахырына кадәр 200 спорт мәйданы ачу күздә тотыла. Спорт сөючеләргә бушлай сәламәт яшәү рәвеше алып барырга бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев