Илкүләм проект кысаларында хатын-кыз эшмәкәрләрне экспорт нигезләренә өйрәтәчәкләр
Бушлай укыту Казандагы «Минем бизнес» үзәгендә узачак.
Программада шәхси эшмәкәрләр, җитәкчеләр, милекчеләр һәм компаниядә карарлар кабул итә торган затлар катнаша ала, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.
Катнашу өчен https://forms.gle/yP6zAsty3xyyheBY8 сылтамасы буенча урнашкан анкетаны тутырырга кирәк.
Эшмәкәрләр теркәлү һәм катнашуга кагылышлы сораулар белән Экспортка ярдәм итү үзәгенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итә ала: +7(843)222-90-60 (өстәмә 272, 278, 279, 313, 316). Шулай ук "Минем бизнес" үзәгенең кайнар линия телефоны эшли: +7(843)524-90-90.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев