Иң кешелекле һөнәрләрнең берсе
8 июнь — Социаль хезмәткәрләр көне.
Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин игелекле һөнәр ияләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
— Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан кайнар котлыйм. Игелеклелек билгесе астында узучы бәйрәмдә без мәрхәмәтлелек, риясызлык, фидакарьлек үрнәкләре күрсәтүче күркәм һөнәр ияләрен зурлыйбыз. Бу эш һәркемнең кулыннан килми, аны башкалар турында кайгыртуга җаны-тәне белән бирелгәннәр генә башкара ала. Социаль хезмәткәр — ул һөнәр генә түгел, ә күңел халәте, яшәү рәвеше дә. Сезгә мохтаҗларга ярдәм итү, көчсезләрне саклау, яклау бурычы йөкләнгән. Тыл ветераннары, инвалидлар, күп балалы гаиләләр, авыр тормыш шартларында калучыларның проблемаларын хәл итү сезнең аларга карата булган кайгыртучанлыгыгыз, һөнәри осталыгыгызга бәйле. Аларның сөенечләрен һәм көенечләрен уртаклашырга әзерсез, авыр чакта ярдәмгә килергә ашыгасыз, юату өчен кирәкле сүзләр таба аласыз. Кешеләргә аеруча җылы мөгамәлә, эчкерсез караш, түземлек сорый торган хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Әлеге өлкәдә хезмәт итүче, бай һөнәри тәҗрибәгә, белемгә ия булган тармак ветераннары аерым рәхмәткә лаек. Сезгә сәламәтлек, изге эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм бәрәкәт телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев