Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Җирле үзидарә көне уңаеннан Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинныд котлавы

– Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре!

Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитеты исеменнән сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез уңаеннан кайнар котлыйм. Җирле үзидарә – район хакимиятенең ышанычлы таянычы. Сезгә хас матур сыйфатлар – киңкыр­лы белем, зур тормыш тәҗрибәсе, тырышлык һәм җаваплылык. Бу барлык куелган максат һәм бурычларга ирешүдә төп ачкыч булып тора. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең район хакимияте органнары белән тыгыз хезмәттәшлеге ярдәмендә районыбызда яңа торак йортлар төзелә, төрле социаль-мәдәни көнкүреш объект­лары файдалануга тапшырыла, юллар төзелә, урамнар яктыртыла, авыл халкын су белән тәэмин итү яхшыра, ял итү урыннары булдырыла. Үзара салым буенча кабул ителгән программаның безнең районда уңышлы эшләве мактауга лаек. Авыл җирлекләре башлыклары программаның асылын яхшы аңлый, халык арасында да аңлату эшләрен алып бара. Моның нәтиҗәсе буларак, районыбыз авыллары күзгә күренеп үзгәрә, аларда кешеләргә яшәү, эшләү һәм балалар тәрбияләү өчен уңай шартлар булдырыла. Авыл кешесенең күңел тынычлыгы, киләчәк көнгә ышанычы арта. Бүгенге бәйрәм көнендә районыбыз җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, авыр һәм мактаулы эшләрендә һөнәри уңышлар, яхшы хезмәт өчен хөрмәт, ә район халкына уртак йортыбызның чын хуҗалары булуларын телим!»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җирле үзидарә көне уңаеннан Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинныд котлавы