Ишәки күлен күз карасыдай саклый
Олы йөрәкле, намуслы, ярдәмчел, сабыр Сәлимулла Нәбиуллин дәрәҗәле урыннарда эшләмәгән, югары исемнәр дә алмаган. Гади җир кешесе – ватанпәрвәр ул.
Кабатлыйм бер сорауны
Өнемдә һәм тәшемдә:
«Кеше булып яшәргә
Нәрсә кирәк кешегә?»
Диңгез әйтә: — Тирәнлек.
Урман әйтә: — Бердәмлек.
Таулар әйтә: — Горурлык.
Юллар әйтә: — Турылык.
Җир эндәшә: — Юмартлык.
Чык суы әйтә: — Кыюлык.
Ипи әйтә: — Олылык.
— Гүзәллек, — диләр Гөлләр.
— Иреклек, — диләр Җилләр.
— Нык канат,— ди Бөркетләр.
— Биеклек,— диләр Күкләр.
Һәм шушылар өстенә
Кирәк тагын иң элек,
Кешене кеше иткән
Бер нәрсә — кешелеклелек!
Фәнис Яруллин
Сәлимулла абый 1938 елның 26 мартында Габдулла һәм Рәхимә Нәбиуллиннарның дүрт балалы гаиләсендә өченче сабый булып дөньяга килә. Абыйлары, сеңелесе, нарасый чактан вафат булып, ул әнисенең бердәнбере булып кала. 1941 елны сугыш башланганда аңа нибары өч яшь була, әмма ул әтисен сугышка озатканын хәтерли. Габдулла абый авылдашы Барый Гарифуллин белән Германиягә кадәр барып житә. Сугышчан бурычны үтәгәндә, икесе ике машинага утырып китә. 1945 елның маенда була бу. Әмма Җиңү көнен күрәбез, дип йөргәндә, ул шунда мәңгелеккә ятып кала — Габдулла утырган машинаны фашистлар шартлата.
Бәхетле балачагын сугыш урлаган сугыш чоры баласы ачлык, ялангачлык, сугыштан соңгы иң авыр елларны үз җилкәсендә күтәрә. Ярый әле авылда әнисенең әнисе — дәү әнисе бар.
Ачлык тырнагыннан котылырга ул булыша. Сәлимулла аларга барып тамак туйдырып кайта. Җиде яшь тулгач, бригадир кушуы буенча, «Фрунзе» колхозында ат белән кибән тарттырырга кырчылыкка эшкә куялар.
Дүрт класс тәмамлап, бишенчегә укырга бара алмый, төп колхозчы булып эшкә керешә — җәен комбайн ярдәмчесе була, кышын төрле эшләр башкара.
1957 елдан өч елы Мәскәү астында армия хезмәтендә үтә. Аннан кайткач, 1960 елны авылның уңган кызы Фәридә белән гаилә кора. Үрнәк гаилә булып, 60 ел бергә яшиләр. Тормыш гел баштан гына сыйпап тормый, үз гомерендә өч йорт салырга туры килә аңа. Әле ятим калган баланы да тәрбиягә алып үстерәләр. Боларны ул заманда яшәгән һәрбер кеше кичергән, диярсез. Сүзнең башы башкада, аның изгелеге аркасында авылыбызның йөзек кашына әверелгән Ишәки күле турында сөйлисем килә.
Сәлимулла абый сөйләгәннәрдән: «Күлнең башлангычы бер чокырсыман, түмгәкле урын — суы сыркып кына чыккан чишмә иде. Суы тәмле булгач, авыл халкы, киңәшеп, монда күл ясарга кирәк, дип, зур эшкә тотына. Барлык эшләр дә кул көче белән башкарыла, агач тактадан ясалган носилкалар, җигүле атлар белән артык туфракны астан өскә күтәрәләр, бик күп эш башкарыла. Күлнең күләме дә зур бит, тирәндә...»
Ни өчен күлгә шундый исем бирелгән сон? — дим.
Халык, мәзәкләп, бер – берсенең күңелен күтәреп, көне буе ишәк кебек бер тик тормый эшләдек бит, әй ишәкләр, — дип әйтешкән. Менә шуннан сүз китә. Ишәки күле атамасы шулай барлыкка килә. Күлнең файдалы яклары бик куп булды. Янгыннар вакытында су алынды, колхозның кәбестә үсентеләренә су сибелде, шул урамда яшәүчеләрнең барысы да, тормыш алып барганда, шул судан файдаланды, балалар су коенды, каз-үрдәкләр дә шунда үсте. Җәй айларында су азая башласа, Бәрледән кулдан ясалган мотопомпалар, соңрак югары «әткәчле» моторлар белән су тутыралар иде.
Бик күп еллар бу шулай дәвам итте. Авылларда колонкалар барлыкка килгәч, Ишәки күленә игътибар кимеде, чыганак томаланды, күл кипте. Моңа йөрәгем әрни. Әтинең әнисе Зөләйха дәү әнинең: «Улым, күлнең суын чиста итеп тот, тәрбияләп тор», — дигән васыяте дә тынгылык бирми.
Күл каршында тәгәрәп үскән малай бабайлар казып калдырган күлне чистарту теләге белән янып яши һәм, кинәшкә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин янына барып, үзенең ниятен җиткерә, киңәш сорый һәм, алдан ук уйлап, күл чистарту буенча чыгымнарны үз өстенә алуын житкерә. Сәлимулла абыйны игътибар белән тыңлаганнан соң, Альберт Илгизәрович шундый олы йөрәкле, киң күңелле Сәлимулла абыйга бик зур рәхмәтен җиткерә һәм уңышлар тели, үзе дә ярдәм итә.
Эш башлана. Бик күп еллар томаланып торган чыганактан ургылып су бәреп чыккач, Сәлимулла абый куанычыннан елап жибәрә. Эш барышында авырлыклар да очрый,
ләкин барысы да уңай хәл ителеп бара. Күл элеккеге хәленә кайта. Сәлимулла абый үз хисабыннан 300 йөз мең сумнан артык акчасын бернинди икеләнүсез чын күңелдән куанып бирә.
Бу зур эшне башкаруда күршеләр, шул урамда яшәүче барлык халык ярдәмгә килә. Рамил Нәбиуллин, Равил Нәбиуллин, Рамил Насыйров, Алмаз Тимершин, Шәриф Гатауллин, Айдар Гатауллин, Илсур Тимергалиев, Бикмуллиннар гаиләләре, Айрат Җамалиев, Фаил Хәйбуллин, Гөлгенә Насыйрова, Илдар Ногманов, Илнар Ногманов, Сафиулла бабай балалары, Мәдинә апанын барлык балалары гаиләләре белән, Сания Нуретдинова, Илшат Җәләлиев, Наил Габдуллин, Радик Әфлиев, Руслан Әфлиев, Раил Мингалиев төп эшне башкарып чыгучылар булды. Исемнәре атап кителмәгән авылдашлар күл тирәли агач үсентеләре, куаклар, гөлләр утыртып чыкты, ял итәргә утыргыч куйды, балыклар алып кайтып жибәрде. Бүген тирә-күрше, үләннәрен чаптырып, гөлләргә су сибеп тора.
Күл суының чисталыгын саклап, Бәрле елгасыннан кудырган су өчен электрга да Сәлимулла абый ай саен үз хисабыннан түли. Нигә алай итәсең инде, әйдә бергә җыелышып түлибез, дигәч ул: ,, Үсәсе балаларым юк, корасын кордым, миннән су хуҗаларына зикер сәдакасы булсын«, — ди.
Сәлимулла абый инде олы яшьтә. Дәү әнисе Зөләйха апа әйтеп калдырган кебек, барлык урам яшьләренә васыять итеп әйтә: «Ишәки күле халык күле булып калсын, чисталыгын еллар узгач та буыннардан-буыннарга тапшырырлык итеп сакласыннар, иде», — ди һәм хыялын тормышка ашырырга булышкан район башлыгы Альберт Илгизәровичка, бу эшкә өлеш кертүчеләрнең барысына да зур рәхмәтен җиткереп, исәнлек — саулык теләп, намаз саен дога кыла.
Ишәки күлен чистартыр алдыннан ул төш күрә: күл тирәли ямь-яшел чирәм өстендә ап-ак киемнәрдән бик күп әрвах намаз укый икән. Моңа охшаш төшләрне шул тирәдә күршедә яшәүче апалар да күрә. Димәк, Сәлимулла абыйның бу изге эшкә алынуы Аллаһның рәхмәте белән аларга да мәгьлүм булган. Ә ничек мәгълүм булмасын ди? Ул дини гаиләдә тәрбияләнә, балачактан ук догалар укып, хәзер дә биш вакыт намазын калдырмый. Һәр җомгада мәчеткә барып, сәдакасын биреп, Аллаһның барлыгына бөтен күңеле белән ышанган изге кеше бит ул. Мәчетләр ябылган вакытта, алар нигезенә җыелып, җомга намазлары укыганнар.
Үзе өлкән кеше булса да, ул әле дә заман белән бергә атлый, тагын да яңа идеяләр белән янып йөри. Хыялы — инде бу юлы күл уртасына фонтан урнаштыру. Күңеле изге кеше гел матурлык тели. Аңа тагын да исәнлек -саулык, Аллаһ Тәгалә биргән гомергә бәрәкәтен иңдереп, бу хыялы да тормышка ашсын, дигән теләктә калыйк.
Зөбәрҗәт Хәйбуллина,
Борындык авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев