Иске Буа авылында яшәүче ир-атның кибеткә юлы уңмаган
Полиция инспекторлары рейдка чыккан саен диярлек салмыш хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләргә тап була.
Спиртлы эчемлек кулланучылар, гадәттә, батыраеп китә, транспорты белән чыгып китәргә дә күп сорамый. Бу минутларда аларны машина йөртү таныклыгы бармы-юкмы, автомобиль үзенекеме, түгелме икәнлеге дә кызыксындырмый. Суд залына килеп эләккәч кенә үкенәләр, әмма инде соң була.
Җәмәгать судының чираттагы утырышында Иске Буа авылында яшәүче 47 яшьлек В. Ивановка карата административ хокук бозу турындагы эш каралды. Мопедта җилдерүче бу кешене Мәлки авылы урамында юл-патруль хезмәте инспекторлары кич белән тоткарлаган. Аның техника йөртүгә рөхсәт бирүче таныклыгы да булмый. Полиция хезмәткәрләренең күзе үткен: кешенең эчкәнме- юкмы икәнлеген беренче карашка ук сизеп алалар. Чөнки алкоголь организмга бик көчле тәэсир итә, ул аның йөзенә чыга. Ивановтан да спирт исе аңкып тора, теле дә әйләнми. Полициянең өлкән лейтенанты аңа алкотектор ярдәмендә тикшерү узарга тәкъдим итә. Ләкин ул бу процедурадан баш тарта. Аның кибеткә тәмәке алырга баруы шулай күңелсез тәмамлана.
ЮХИДИ хезмәткәрләре заманча технологияләр ярдәмендә машина йөртүчеләр белән әңгәмәне видеога төшерү мөмкинлегенә ия. Шуңа да бәхәсле очракларда барлык фактларны да шул видео аша дәлилләргә була. Әлеге суд утырышына да видеоязма бирелгән. Анда транспорт белән идарә итүче тарафыннан кылынган хокук бозулар — эчкән хәлдә руль артына утыруы, машина йөртү таныклыгы булмавы, медицина тикшерүеннән баш тартуы ачык күренә.
Судья, гаепләнүчегә суд карарыннан риза булмаса, югары органга шикаять бирү хокукын аңлатып, хөкем карары белән таныштырды. В. Иванов РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексның 12.26 маддәсенең икенче өлеше буенча гаепле дип табылады. Аңа ун тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза бирелде. Бу көннәр эчендә кылган гамәле турында уйланырга вакыты күп булачак. Ул шулай ук мопедын штрафстоянкага кую һәм саклау бәясен дә түләргә тиеш була.
Руль артында исерек килеш утыручыларны юкка гына җинаятьчегә тиңләмиләр. Чөнки алар юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышына һәм иминлегенә куркыныч тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев