Кайбыч районында алдынгы мәктәпләр рәтендә булган Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе күптән түгел юбилеен бәйрәм итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт архивыннан килгән хатта Иске Чәчкаб авылындагы мәктәпнең 1890 елда ачылуы турында язылган. Ә 1990 елда Апас районының Иске Чәчкаб башлангыч мәктәбе тарихында икенче тапкыр бишенче класска укучылар кабул итә. Әлеге игелекле эшне башлап йөрүче мәктәбебез укытучылары - Гөлгенә Хәлимҗан кызы Шаһиәхмәтова, Фирдания Сабирҗан кызы Биккинина һәм авыл китапханәчесе Рәмзия Хәлил кызы Шаһиева. 1995 елның 15 августында, ул чордагы Кайбыч районы хакимияте башлыгы Азат Хәнифәтуллинның карары нигезендә, Иске Чәчкаб тулы булмаган урта мәктәбе Иске Чәчкаб урта гомум белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә. 1997 елда мәктәп беренче "карлыгач"ларын очыра - 13 балага урта белем бирү турындагы аттестат тапшырыла.
Бу елларда мәктәп тарихына шатлык өстенә шатлык өстәлеп тора. 1995 елда нигез салынган ике катлы мәктәп 1997 елның икенче сентябрендә беренче класска биш укучыны кабул итә. Мәктәп бинасының беренче нигез ташын салудан алып, эш барышын башыннан алып ахырына кадәр белүче кешебез, хөрмәтле авылдашыбыз - Габидуллин Илшат Сәлимҗан улы.
Нәкъ менә 2017 елның 16 декабрендә Иске Чәчкаб мәктәбе, урта мәктәп булу датасыннан санап, 20 еллыгын бәйрәм итте дә инде. Юбилейга туган мәктәпләрен сагынган укучылар һәм әлеге очрашуның шатлыклы мизгелләрен бүлешергә мөхтәрәм кунакларыбыз - Рәмис Хәялиев һәм Илшат Габидуллин, гомерләренең күп өлешен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, бүгенге көндә лаеклы ялда булган укытучыларыбыз килде.
Иң беренче булып урта мәктәпне 1997 елда 13 укучы тәмамлый. Алар арасында хәзерге вакытта мәктәбебездә информатика һәм математика укытучысы Энҗе Гыйльманова һәм математикадан белем бирүче Алия Галиуллина да бар.
-Безнең класс - урта мәктәп тарихындагы иң беренче чыгарылыш. Ул көнне 13 укучының дүртесе очраштык: Айгөл, Рәсим, Алия һәм мин. Алия белән без бергә эшлибез. Рәсим белән Айгөлне мәктәптә күрү, әлбәттә, куанычлы вакыйга булды, гәрчә без әлеге яңа мәктәп бинасында бер дәрес тә укымасак та, -диде Энҗе Ринат кызы, үзенең хис-кичерешләре белән бүлешеп.-Безнең өчен иске, инде сүтелгән мәктәп бинасы кадерле һәм бик якын иде. Ул көнне, яңадан мәктәптә укыган елларыбызга әйләнеп кайтып, күңелдәге якты хатирәләрне барладык. Очрашуга беренче укытучыбыз Гөлгенә Хәлимҗан кызы да килгән иде. Нәкъ менә аңа булган җылы хисләр миндә укытучы һөнәренә мәхәббәт уятты да инде. Миннән кала тагын өч классташым югары белемле укытучы. Аларга да әлеге һөнәрне сайлауга безгә белем һәм тәрбия биргән мөгаллимнәребезгә булган мәхәббәт этәргеч булгандыр дип уйлыйм. Әлеге очрашуда барлык классташларны да күрәсем килгән иде. Алар өчен билгеләнгән урыннар буш калды. Киләсе юбилейларда барыбыз бергә җыелышырбыз дип өметләнәм.
2017 елда Иске Чәчкаб төп мәктәбен җиде укучы тәмамлады. Юбилейга исә дүртесе килгән иде.
- Мәктәбем - минем икенче өем. Күңелем шунда ашкына, укыган чаклар искә төшә... Башлангычта укыганда, мәктәптән кайтасым да килми иде. Кайтмас өчен нинди генә сәбәпләр уйлап тапмый идем. Дәү әниемнең: "Алсу әллә кайчан кайтып китте ич инде, нишләп ятасың син анда?!" - дип орышканы хәтеремдә. Мәктәбемдә хезмәтенә тугры булган, аны яраткан укытучылар гына эшли! Алар, тыгыз эш графигына карамастан, туган мәктәбемдә, белем учагында ачык йөз белән, елмаеп каршы ала, уңышларыбызга сөенә, борчуларыбыз өчен көенә. Шушы изгелекләре өчен бик зур рәхмәт аларга! - диде Арча педагогия көллиятендә укучы Илсөя Хисамова.
Очрашу җылы, рәхәт һәм уңайлы шартларда узды. Укытучылар, укучылар рәхәтләнеп күңелле мизгелләрне искә төшереп, сөйләшеп һәм җырлашып ял итте. "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары үзләренең җырлары белән очрашуга тагын да ямь өстәде. Мәктәпне төрле елларда тәмамалаучылар үзләре дә җырлар башкарды. Айгөл Миңнуллинаның кызы Азалия белән бергәләп чыгыш ясавын, Рафил Әдиятуллинның җырлавын барыбыз да яраттык. Бүләккә алып килгән торт бик үзенчәлекле итеп бизәлгән, мәктәп алдындагы ел саен утыртыла торган чәчәкләр - бәрхет гөлләренә кадәр исәпкә алынган. Иске Чәчкаб мәктәбенең макеты кебек иде ул. Чыгарылышлар буш кул белән килмәгән күчтәнәчләре өчен зур рәхмәтләр әйттек.
2020 елда мәктәпнең 130 еллык юбилеенда кабат очрашырга язсын.
Гөлчәчәк Газыймҗанова,
Иске Чәчкаб төп мәктәбе укучысы
Нет комментариев