Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Иске Чәчкабтан Сылу апа Хәбибуллина күркәм юбилеен билгеләп үтте

Сылу апа үзенең язмышы турында сөйләгәндә акрын гына тарих тәгәрмәчен дә әйләндереп бара сыман. Язмыш хатирәләре белән бергә, берәм-берәм Иске Чәчкаб авылы ядкарьләре дә сүтелә бара...

Сылу апа Хәбибуллина 95 яшен тутырган кадерле әби, тере тарих ул. Районда барган хәлләр белән дә яхшы таныш, "Кайбыч таңнары" гәҗитен дә күзәтеп бара. Хәер, Сылу апаның үзе турында да, аның данлыклы нәселе хакында да гәҗит материалы гына түгел, калын бер китап язып булыр иде!
Сылу апаның бабасы - Сибгатулла, ә аның абыйсы Сөнгатулла атлы була. Алар элек-электән Иске Чәчкаб авылының асыл гаиләсе булып санала. Сөнгатулла дигәннәре читкә китеп тоз сату белән шөгыльләнгән. Аның сәүдә эшләре, күрәмсең, бик уңышлы барган, шактый мал туплап, баеп киткән ул. Хаҗи булган. Читтә яшәсә дә, Сөнгатулла хаҗи үзенең төп бурычы итеп - туган авылын кайгыртуны санаган. Иске Чәчкабта мәчет салдырган һәм аның эшчәнлеген күзәтеп барган. Мәчетнең керосинына кадәр үзе алып кайтып бирә торган булган. Аның һәр кайтуы авыл халкы өчен дә зур бәйрәм булып саналган. Зәкать сәдакасы дип, ул һәркемгә бүләкләр тараткан, хәтта, бала-чага да өлешсез калмаган! Авылдагы төп күперне дә Сөнгатулла төзеткән. "Безнең авылдагы мәдрәсәне дә Сөнгатулла бабай салдырган булган", - дип безгә яңалык ача Сылу апа. "Чәчкабта мәдрәсә дә булганмы ни?" - дип сорыйбыз гаҗәп­ләнеп. "Әйе, хәзерге мәктәп урнашкан урында иде ул," - ди Сылу апа. Менә бит, Иске Чәчкаб авылы мәктәбе нигезе - авылның тарихи ядкәре булып тора икән!
Сылу апаның бабасы Сибгатулланың йорты ике катлы була. Колхозлаштыру чоры башлангач, әлбәттә инде, аларны да кулак дип сөргенгә җибәрергә телиләр. Ләкин авылга ярдәм итеп яшәгән Сөнгатулла нәселен авылдашлары яклап чыга, аларны чит-җиргә чыгарып җибәрмиләр. Әмма, йортның икенче катына бәреп кереп, колхоз идарәсе, халыкча әйтсәк, "правление" ясыйлар. Сылу апаларга да кулак балалары дигән кимсетелгән исемне әле еш ишетергә туры килә. Алар тормышка ябышып, эштән, сүздән курыкмыйча яшәргә тырышалар. Сылу апаның биш класс белеме бар. Әмма ул белгәннәр белән институт тәмамлаган кайсыбыз ярыша алыр икән?! Сугыш елларында аны авылның алты бригадасының берсенә бригадир итеп билгелиләр. Бик җаваплы, юкны бар итәргә, иңсәләренә кара кайгы утыр­ган халык белән колхозның зур эшләрен алып барырга туры килә аңа. "Ир-ат бригадирларга ат бирәләр иде, ә без хатын-кызлар кырга гел җәяү йөрдек," - дип искә төшерә ул чакларны Сылу апа үзе. Тик зарланмый! Тормышны кабул итеп яшәргә өйрәнгән нык буын вәкиле шул ул.
Бүген Сылу апа кызы Минзилә гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши. Кияве Дәүләтша абый Иске Чәчкаб авылы мәзине. Биш оныгы, җиде оныкчыгы бар. Сылу апа үзенең картлыгын балалар тавышына күмелгән, тормыш гөрләп барган рәхәт тормышта уздыра, дип әйтергә була. Ә бу олы бәхетнең үзе бит инде! "Яшьтәшләр китеп бара, классташлардан да икәү генә калдык инде," - ди Сылу апа.
Сылу апаны 95 яше белән котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин килгән иде. Рәмис Хәялиев Сылу апага Россия Президентының һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау хатларын тапшырды. "Әле киләчәктә дә тарих сагында торучы авылдашыбыз, кадерле кеше булып яшәвегезне телим. Исәнлек-саулык Сезгә, Сылу апа! Яшьләрне өйрәткәләп торыгыз!" - диде ул шаяру катыш котлау сүзләрен җиткергәндә.

...Әле күптән түгел генә Иске Чәчкаб авылы зиратында 19 гасырга караган унҗиделәп бертөрле затлы таш табыла. Казаннан килгән галимнәр дә өйрәнә аларны һәм шундый нәтиҗә ясала: ташларның барысы да Сөнгатулла һәм Сибгатулла нәселенә карый. Зиратка затлы ташлар урнаштырып нәселне барлап баруны да Сөнгатулла хаҗи оештыргандыр, диләр. Ә Сылу апа бүген аларның берсен дә догадан калдыр­мый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев