Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кадерле әниләр, апалар, сеңелләр, гүзәл затларыбыз!

Сез — шəфкатьлелек, тугрылык, рухи һəм əхлакый чисталыкның, җир йөзендə булган барлык яхшылыкның җанлы гəүдəлəнеше.

Галиәсгар Гыймалтдинов, шәхси эшмәкәр:

Кадерле әниләр, апалар, сеңелләр, гүзәл затларыбыз! Сез — шəфкатьлелек, тугрылык, рухи һəм əхлакый чисталыкның, җир йөзендə булган барлык яхшылыкның җанлы гəүдəлəнеше. Сез гаилә учагының җылысын саклаучылар да, нәсел дәвамчыларыбызны тәрбияләүчеләр дә, авыр вакытларда безне юатучылар да. Бу сезнең бәйрәм, шуңа күрә ул бары тик гүзәл чəчəклəр, шат елмаюлар һәм изге теләкләр белəн генә уралсын.
Кадерле әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребез, тормыш иптәшләребез, дусларыбыз, хезмәттәшләребез! Сезгə чын күңелдəн саулык-сəламəтлек, күңел күтəренкелеге, хатын-кыз бəхете һəм шатлык-куанычлар телим! Яз сезгə җылы кояш нурларын, ə ир-егетлəребез йөрəк җылысын бүлəк итсен, гаилəлəрегездə иминлек һəм муллык хөкем сөрсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев