Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, хөрмәтле укытучылар, әти – әниләр!

-

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгарылыш сыйныф укучыларына соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгать итте: 

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, хөрмәтле укытучылар, әти – әниләр!
Чын күңелемнән сезне соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбрик итәм. Бу уку елы россиякүләм, җөмһүриятебез үткәргән фән олимпиадалары, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдәге, спорт ярышларындагы җиңүләр белән истә калыр. Әлеге җиңүләрдә чыгарылыш сыйныф укучыларының да өлеше бик зур. Без аларның уңышлары белән чиксез горурланабыз.
Чыгарылышларны алда имтиханнар көтә. Әлеге сынау тормышыгызда очраячак киртәләрне үткәндә көчле ихтыяр, куйган максатларыгызга ирешү өчен башлангыч булып торсын. Сез әле яшь, тулы энергияле, киләчәккә зур планнар корасыз. Чын күңелемнән, сезнең бу хыялларыгыз тормышка ашсын дип телим. Һәм ышанып калам, барыгыз да дөрес юлны сайларсыз. Мәктәптә алган белемнәрегез алга куйган максатларыгызны тормышка ашырырга ярдәм итсен.
Мәктәбегезне онытмагыз, андагы дуслык сезне гомер буе озата барсын. Алдыгызга куйган бурычларны кыю үтәп, аларны тормышка ашыруда куркып калмагыз. Туган ягыбызның, илебезнең чын патриотлары булыгыз.
Мәктәптә алган белемнәрегез сезгә булачак һөнәрегезне сайлауда, илебезнең, җәмгыятебезнең лаеклы гражданнары булып, алга таба да туган ягыбызны үстерүдә, аны төзекләндерүдә, йолаларыбызны саклауда катнашырсыз дип ышанып калам. Сәләтегез, актив тормыш алып баруыгыз районыбызга бик кирәк.
Сезгә белем биреп, тәрбияләп үстерүдә, һәрберегезнең йөрәгенә ачкыч табып, аңлап, үзләреннән җылылык өләшеп укыткан мөгаллимнәргә, һәр башлангычыгызда сезгә ярдәм кулы сузып, терәк булган әти-әниләргә бәхет, иминлек телим. Алар һәрвакыт сезнең белән горурлансыннар.
Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезгә корычтай ныклы сәламәтлек, бетмәс көч, бәхет, ныклы оптимистик рух һәм якты киләчәк телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев