Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч делегациясе хәрби әзерлек узучы мобилизацияләнгән якташлар янында булды

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге делегация танк училищесы һәм Казан Экспо базасындагы уку үзәкләрендә хәрби әзерлек узучы мобилизацияләнгән якташлар янында җыелу пунктларында булдылар.

Алар егетләргә рюкзакларга тутырып җылы киемнәр, гигиена чаралары, көнкүреш кирәк-яраклары, азык-төлек, шулай ук спальный мешоклар алып бардылар. Альберт Илгизәрович егетләрнең хәлен, проблемаларын, торак шартларын сорашты, күпсанлы сорауларына җавап бирде. Аралашу барышында егетләрнең кәефләре күтәренке, Ватанны сакларга әзер булулары ачыкланды.
Кайбыч делегациясе аларны гаиләләре, туганнары гына түгел, бөтен район халкының җиңү белән, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын көтүләрен ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев