Кайбыч игенчеләре уракны төгәлләде
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 8 сентябрьгә районда бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнде.
Быелгы урак чорында игенчеләребез алдында 20099 гектар мәйданда бөртеклеләрне җыеп алу бурычы куелды. Бүгенге көнгә барлык хуҗалыкларда, крестьян-фермер хуҗалыкларында бөртекле,
бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алу тулысынча төгәлләнде. Мөрәле авылыннан Алмаз Сибгатов крестьян-фермер хуҗалыгында һәр гектардан уртача 41,1, “Август- Кайбыч” җәмгыятендә – 40,3, Афанасьевка авылыннан Павел Муклуков крестьян-фермер хуҗалыгы – 39,8, район буенча 35,6 центнер уңыш җыеп алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев