Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч мәктәпләрен яңа уку елына әзерләү башлана

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән бергә Мөрәле, Федоровское, Колаңгы, Борындык, Кече Мәме, Олы Урсак, Кошман мәктәпләрендә, балалар бакчаларында булы.

 Алар җәйге каникул вакытында мәктәпләргә ремонт ясау буенча эш күләмен билгеләде, тәҗрибә участокларын карады. Мәктәп бакчаларында тулы тәртип, яшелчәләр матур гына үсеп килә. Һәр мәктәпнең үзенә генә хас проблемалары, хәл итәсе мәсьәләләре бар. Мөрәле мәктәбенә интерактив такта кирәк. Берничә тәрәзәләрен алыштыру таләп ителә. Федоровское мәктәбендә хәзерге вакытта ашханәдә капиталь ремонт бара. Ә балалар бакчасындагы санузелга ремонт кирәк.

Колаңгы мәктәбендә канализация буенча проблемалары бар. Борындык мәктәбендә шактый гына лампалар янган. Кече Мәме мәктәбендә ике бойлерны алыштырырга кирәк. Олы Урсак мәктәбендә нибары өч укучы белем алачак. Шуңа күрә ике укытучының берсе кыскартуга эләгә. Балалар булмау сәбәпле, бакча да ябылачак. Кошман төп мәктәбендә дә косметик ремонт булачак. Балалар бакчасында электр белән проблемалары бар.

Алдагы көннәрдә рйон башлыгы башка мәктәпләрне, балалар бакчаларын караячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев