Кайбыч районы башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигына мактаулы исем бирелде
Әлеге зур бүләкне Илсөя Ильясовага Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ икътисад министры урынбасары Святослав Сорокин ТР Икътисад министрлыгы коллегиясендә тапшырды.
Илсөя Фәритовна икътисад өлкәсендә 33 ел намуслы хезмәт куя: шуның өч елы — статистика бүлегендә, 30 елы — район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегендә. Аның җитәкчелегендә бүлек коллективы районның социаль-икътисади үсеш фаразларын билгеләү, кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендәге предприятиеләр эшчәнлегенә мониторинг һәм анализ ясау белән шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев