Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы мәктәпләр, балалар бакчаларына нинди ремонт кирәклеген ачыклау максатында белем йортларында булды

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән бергә мәктәпләрне карауны дәвам итте. Алар бүген Олы Тәрбит, Чүти, Иске Тәрбит, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье мәктәпләрендә, балалар бакчаларында булды.

Олы Тәрбит башлангыч мәктәбе, балалар бакчасында канализация белән проблема бар. Кухняда вентиляция эшләми. Яшелчә бакчасында барысы да тәртиптә. Чүти урта мәктәбендә кайбер тәрәзә төпләрен алыштырасы бар. Мәктәптә башлангыч класслар өчен лагерь, өлкән класслар өчен ял һәм хезмәт лагеры эшли.

Балалар бакчасында кроватлар, юыну бүлмәсендә су краннарын алыштырырга кирәк.

Иске Тәрбит урта мәктәбендә барысы да тәртип, ләкин ашханәдә кайбер проблемалар бар. Балалар бакчасында проблемалар юк.

Мәлки балалар бакчасында да канализация буенча проблема бар. Мәктәптә коридорда косметик ремонт таләп ителә. Яшелчә бакчасында тулы тәртип урнаштырылган.

Хуҗа Хәсәндәге «Аленушка» балалар бакчасында яшелчә бакчасында тәртип, уен мәйданында беседка ясарга кирәк, хәзергесе авария хәлендә. Мәктәптә капиталь ремонт киләсе елга каралган. Яшелчә бакчасы мул уңыш вәгъдә итә.

Олы Подберезье урта мәктәбендә бина түбәсенең бер өлешен алыштырасы бар. Бакчада тәртип, укучылар ял һәм хезмәт лагерында эшли. Балалар бакчасында эчтәге яктырткычларны алыштырасы бар.

Әлеге мәгълүматлар буенча смета төзеп, күпме, нинди төзелеш материаллары, аларны сатып алырга, хезмәт өчен түләргә күпме акча кирәклеге ачыкланачак.

Яңа уку елына барлык мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ремонт эшләре төгәлләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев