Кайбыч районы укучылары арасында җимлек ясау бәйгесе үткәрелә
«ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге мәктәп укучылары арасында җимлек ясау бәйгесен игълан итте.
Аның нигезләмәсен безгә үзәкнең база мәйданчыгы буенча методисты Алия Мотыйгуллина җибәрде.
Кошлар — безнең канатлы дуслар. Ә дусларны һәрвакыт кайгыртып, кирәк вакытта ярдәм кулы сузарга кирәк. Кошлар өчен хәзер шундый чак җитте. Кышын аларга салкыннар түгел, ә ачлык куркыныч тудыра. Җимлекләр ясап элеп, шунда көндәлек азык салып, канатлы дусларыбызга ярдәм итә ярдәм итә алабыз. Балаларны бәйгедә катнаштырсак, аларның табигатькә, тереклеккә игътибары тагын да артыр, кошкайларны саклап калуга үз өлешен кертер иде. Конкурсны оештыручылар шуны максат итеп куя. Җимлекләр теләсә нинди һава шартларында куллану өчен яраклы экологик материаллардан укучыларның үз куллары белән ясаган булырга, аларны куйгач, агачка зыян килмәскә тиеш.
Зурлыгы ягыннан чикләүләр юк. Җимлек нык итеп эшләнгәнергә, үзенчәлекле булырга һәм кошларга зыян китермәслек итеп ясалырга тиеш. Бәйгедә үзең генә дә, өч кешедән артмаган команда белән дә катнашырга мөмкин. Пластик шешәләрдән, сок тартмаларыннан ясалган җимлекләр кабул ителми.
Эшләрне 10 ноябрьгә кадәр тапшыру сорала. Аларның һәрберсендә катнашучының фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме, яше, белем алган мәктәбе күрсәтелгән язу булуы шарт.
Конкурска йомгак 13 ноябрьдә ясала. Нәтиҗәләр «edu. tatar. ru» мәгълүмат сайтының «Конкурслар» бүлегендә урнаштырыла. Җиңүчеләр Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Бәйге буенча сорауларга җавапны 2-11-87 телефонына шалтыратып таба аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев