Кайбыч районында яшәүче хөрмәтле тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары!
-
Галиәсгар Гыймалтдинов, шәхси эшмәкәр:
Кайбыч районында яшәүче хөрмәтле тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Дистә еллар узса да, буыннар алмашынса да, 9 Май — Бөек Җиңү көне илебезнең героик елъязмасына мәңгелеккә язылган милли бердәмлек, хәрби батырлык символы булып кала. Җиңү көне — һәр гаилә өчен изге көн. Бу — буыннарны берләштерүче бәйрәм, бу — зур шатлык һәм тирән кайгы көне. Без беркайчан да Ватаныбызның бәйсезлеген һәм бөтенлеген, кешеләрнең яшәү хокукын яклаган бабаларыбызның һәм аталарыбызның батырлыгын онытмабыз. Безнең халык бөтен дөньяга җиңелә алмаслык рух һәм Ватанга мәхәббәт көчен күрсәтте. Бүген йөрәкләребездә Сезгә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара, без сезнең кыюлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз. Сез һәрвакыт безнең өчен Ватанга тугрылык үрнәге булачаксыз! Гомерегез озын, сәламәтлегегез ныклы, көннәрегез тыныч булсын иде! Бөек Җиңү көне белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев