Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районының медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды

Халык сәламәтлеге сагында торучы күпсанлы шәфкать ияләренең тантанасы Олы Кайбыч мәдәният йортында артистлар чыгышы, җыр-моң, котлаулар белән бергә үрелеп барды.

Бәйрәмгә гомерләрен халык сәламәтлеген ныгытуга багышлаган тармак ветераннары да чакырылган иде. Ак халатлы һөнәр ияләрен тәбрикләргә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде.

Мин сезнең барыгызны да хөрмәт итәм һәм алдыгызда баш ияргә әзермен. Хезмәтегез үтә дә җаваплы. Кеше дөньяга килеп, бакыйлыкка күчкәнче, аны медицина хезмәткәрләре озата бара. Күпме өметле күзләр сезгә текәлә. Бар күңелегез белән аларда яшәүгә ышаныч уятасыз,- диде Альберт Илгизәрович.

Районның баш врачы Гөлнара Сафиуллина да хезмәттәшләренә, ветераннарга тирән рәхмәтен белдерде.

Хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр, аларга да, тармак ветераннарына да ак чәчәкләр бүләк иттеләр. Буадан яшь җырчы Гүзәл Салаватова, үзебезнең Рәйсә

Бикмуллина һәм Илгиз Борһанов башкаруындагы матур җырлар барысына да бүләк булып яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев