Кайбыч талантлары “Йолдызлык”ның зона турыннан зур җиңүләр белән кайтты
Буа шәһәрендә “Созвездие- Йолдызлык” фестиваленең зона туры үтте.
Җиде районнан җыелган сәләтле балалар катнашында узган фестиваль Кайбычның яшь талантларына уңышлар алып килде. Зона турына башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова җитәкчелегендә бардылар.
Безнең районнан Казанга узучылар белән таныштырып узабыз. Балаларның «Авыл денс» халык бию коллективы беренче урынга чыкты. Бу коллектив белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре — мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова һәм хореограф Айгиз Фәйзуллин җитәкчелек итә.
«Конферанс» номинациясендә парлап чыгыш ясаган Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары Илсинә Сафина белән Илназ Галиуллин да беренче урынны яулады. Җитәкчеләре- педагог Энҗе Гыйльманова. Бу номинациядә ел да чыгыш ясаучы Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Рәмзил Гарифуллин- өченче урында.
Балалар сәнгать мәктәбендә педагог Розалья Тлепова кул астында шөгыльләнүче Олы Кайбыч кызы Нәргизә Хәялиева «Вокал- соло» номинацясендә кечкенәләр төркеме арасында икенче урынны яулады. Розалья Әкраметдиновнаның тагын бер укучысы - Кошманнан Сәмир Гыйсмәтуллин өченче урынга лаек булды. Сәнгать мәктәбендә оешкан «Зиләйлүк» вокаль ансамбле коллективы җырчыларына өченче урын бирелде. Җитәкчеләре — педагог Рузилә Садыйкова.
Призлы урыннар яулаучыларның барысы да дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде. Алар Казанда фестивальнең алдагы этабында чыгыш ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев