Кайбычлылар, сатучы үзен әдәпсез һәм тупас тоткан очракта нишләргә кирәклеген беләсезме?
Сатып алучы белән аралашкан вакытта үзен әдәпсез һәм тупас тоткан сатучы, эш башкаручы яки хезмәт күрсәтүчене җаваплылыкка тартырга мөмкинме?
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) моның өчен сатучыны җәзага тарта аламы? Әлеге сорау Татарстан Республикасы
Дәүләт алкоголь инспекциясенә шикаятьләр белән мөрәҗәгать итүче күп кенә кешене кызыксындыра.
Россия Федерациясе илкүләм стандарты ("Сәүдә хезмәтләре. Персоналга карата таләпләр "ГОСТ Р 51305-2009) сәүдә персоналына карата һөнәри этиканы белү һәм үтәү, сатучыларга сәүдә хезмәте күрсәтү культурасын үтәү кебек таләпләр белдерә. Әлеге стандарт сатучыларның кулланучылар белән аралашканда әдәплелек, игътибарлылык һәм кече күңеллелек кебек һөнәри этик нормаларын билгели. Әмма кайбер сатучылар әлеге таләпләр хакында белми һәм аны үтәми.
Кибет, кафе яки башка шундый предприятиедә әдәпсез хезмәт күрсәткән очракта, кулланучыларга нишләргә соң?
Мондый очракларда кибет яки кафе администрациясенә персоналның тупас мөнәсәбәтенә карата язмача яки телдән белдерелгән шикаять белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Алар, үз хезмәткәрләренең әдәпсез мөнәсәбәт күрсәтеп, сатып алучыларны куып җибәрүе белән килешә алмый һәм дорфа кыланучыны дисциплинар җаваплылыкка да тартырга мөмкин.
Зыян күргән якның да полициягә мөрәҗәгать итәргә һәм үзен кыерсытучыны административ, ә кайбер очракларда хәтта җинаять җаваплылыгына да тарттырырга тулы хакы бар.
Тиешле, ә иң мөһиме – дәлилләнгән һәм ышандырырлык база (диалогның видео һәм аудиоязмалары, башка дәлилләр) булган очракта, әлеге хокук бозу кешенең намусын һәм абруен түбәнсетү буларак каралырга һәм хокук бозган зат, берничә меңнән алып, дистәләрчә мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.
Рузалия МИНГАЗИЕВА,
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең
Яшел Үзәндәге территориаль органындагы контроль – инспекция бүлегенең Кайбычтагы әйдәүче эксперт – белгече
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев