Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта әниләргә дан җырладылар

Район мәдәният йортында җир йөзендәге иң гүзәл, иң бөек, илаһи затларыбыз – әниләргә багышланган “Ана булу – изгелекнең таҗы” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.

Мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр һәр елны Әниләр көне уңаеннан йөрәкләргә үтеп керерлек әнә шундый җыр-биюле бүләк ясый. Быелгы концерт та күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте.

Концерт әниләр турындагы берсеннән-берсе матур шигырьләрдән торган пролог белән башланды. Зилә Сөнгатуллина, Алмаз Вәлиуллин, Анна Кучеева, Илсинә Хөснетдинова, Илгиз Насыйров, Динә Мингалиева, әниле-кызлы Гүзәл һәм Гөлфинә Өметбаева, Гөлназ һәм Азалия Сөнгатуллиналар, Илгиз Борһанов башкарган җырлар, „Кайбыч кызлары„, “Кайбыч яшьләре„, „Рябинушка“ ансамбле, “Авыл денс„ коллективларнының биюләре, ультрафиолет чыгышы залда утырган барлык әниләргә бүләк булып яңгырады. Алар арасында Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның әниләре һәм тормыш иптәшләре дә бар иде. Яшь армиячеләр аларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Ул күп бала табып үстергән әниләр — Олы Кайбычтан Кәшифә Арсланова, Сания Җиһаншина, Иске Чәчкабтан Минзилә Галләмованың иңнәренә ак шәл салды, чәчәк бәйләме бүләк итте. Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән күп балалы әниләр — Кошманнан Мөслимә Җәләлиева, Кече Мәмедән Зоя Шапеева, Иске Чәчкабтан Мөнәвәрә Әхмәтова, Олы Подберезьедан Анна Чекмарева, Байморзадан Рита Иванова да сәхнә түрендә хөрмәтләнде.

Тапкан ана түгел, баккан ана, диләр. Чит балаларны тәрбиягә алып, аларны бар назын биреп үстергән әниләр дә бар бит әле. Безнең районда алар шактый. Шуларның өчесе — Бәрлебашыннан Галия Салаватова, Малалладан Елена Федотова, Багайдан Хәмдия Бикчәнтәева тантананың мөхтәрәм кунаклары иде. Сәхнәгә менгән әниләр район башлыгыннан гына түгел, балалары, якыннарыннан да чәчәк бәйләмнәре алды.
Талантлы яшьләр күп бездә. “Наше время — Безнең заман" эшләүче яшьләр фестивалендә кайбычлылар һәр елны теләп катнаша. Быел „Хореография“ номинациясендә чыгыш ясаган бию төркеме (җитәкчесе Альбина Әхмәтова, хореограф — Гөлнара Хәялиева), „Музыкаль юнәлеш„ номинациясендә катнашкан Илсинә Хөснетдинова да Альберт Рәхмәтуллин кулыннан бүләкләнде.

Концертны күңелләргә үтеп керерлек сөйләүләре белән Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова һәм балалар сәнгать мәктәбе директоры Энҗе Мингалиева алып барды. Әлеге бәйрәм бала чагыбыздан үк күңелебезгә якын булган “Һәрвакыт булсын кояш!“ җыры белән тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев