Кайбычта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Бу юлы да балалар язмышы өчен борчылу кызыл җеп булып ятты.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова рәислегендәге комиссия утырышында дүрт беркетмә каралды. Аларның барысы да балаларның тәртибенә бәйле.
Җәйге каникул ахырына якынлашкан көннәрдә, 29 августта, юл хәрәкәте инспекторлары авыл урамында мопедта хәрәкәт итүче ундүрт яшьлек үсмерне туктата. Административ җаваплылыкка тартылу яшенә җитмәү, ягъни, 16 яшь тулмау сәбәпле, аның әтисенә РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексның 5.35 маддәсе буенча, ата-ана вазифасын тиешенчә үтәмәгән өчен беркетмә төзелә. Яшүсмер идарә итү хокукы булмаган килеш транспорт йөртергә ярамавын белә. Комиссия рәисенең «Әле ярый фаҗига килеп чыкмаган. Ярамавын белә торып, ник мопедка утырдың?» дигән соравын үсмер җавапсыз калдырды. Әтисе дә тыймаган булып чыкты.
— Күз алдында, ишегалдында мотоцикл яки мопед торганда, кайсы малай анда йөрмичә түзәр икән? Шуңа күрә транспортны бикле урынга куярга, ачкычларны җыеп йөртергә кирәк. Закон балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан чыгарылган һәм аны үтәргә кирәк, — диде Фәния Петухова.
Уналты яше тулган икенче үсмергә беркетмәне үзенә төзегәннәр. Берне генә түгел, хәтта икене. Беренчесе — РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексның 12.7 маддәсе буенча, ягъни, идарә итү хокукы булмаган килеш транспорт йөртү. 12.6 маддәсе буенча икенче беркетмә шлем кимәгән килеш мотоцикл транспортында йөргән өчен төзелгән. Абыйсының мопедына утырып, урамда йөрергә чыкканда, бу егет моның өчен җавап бирергә туры киләчәген белмәгән. Аның әти-әнисенә алты мең сум штраф түләргә туры киләчәк. «Унсигез яшең тулып, идарә итү таныклыгын алмыйча, беркайчан да руль артына утырма. Иптәшләрең арасында шундыйлар булса, аларны да туктат. Закон бозуларына юл куйма. Безгә ярамый әле, диген. Бу вакыйга сиңа сабак булсын», — дип, Фәния Фәритовна яшүсмергә киңәшен бирде.
Полиция вәкиле аның хокук тәртибен бозуы турындагы беркетмәне укыды. Бу яшүсмер Кайбыч полициясе хезмәткәрләренә карата мыскыллау сүзләрен әйтеп видео яздыра һәм аны 323 кеше теркәлгән ватсап төркеменә җибәрә. Шулай итеп, ул РФ Административ хокук тәртибен бозу турындагы кодексның 20.1 маддәсенең 3 өлешендә каралган административ хокук бозган. Ягъни интернет челтәрендә кешелек дәрәҗәсен түбәнсетүче мәгълүмат тараткан.
Фәния Петухова моны бернинди дә киртәләргә сыймаучы очрак, әдәпсез гамәл дип атады. Аның «Киләчәктә кем булырга телисең?» дигән соравына үсмер агроном булырга теләвен әйтте. «Әгәр дә синең яки әти-әниеңнең һөнәрен шулай кимсетсәләр, мыскыллы сүзләр әйтсәләр, моны ничек кабул итәр идең?» «Полициягә карата нинди ачуың бар?» «Берәр хәл килеп чыкса, иминлегеңә һәм тормышыңа куркыныч янаса, иң беренче кемгә шалтыратыр идең?» «Башка сыймаслык хәл. Ник алай эшләдең?» «Иптәшләрең алдында үзеңне күрсәтәсең килдеме?» дигән сораулардан егетнең башы аска иелә барды.
— Полиция хезмәткәрләре дә башкалар кебек. Һәр кеше — шәхес. Барысын да тигез күреп, хөрмәт белән карарга, егетлекне үрнәк эш-гамәлләр белән күрсәтергә кирәк. Тәртипсезлекне эшләве җиңел, ләкин төзәлүе авыр. Тормышта бүтән хаталарың булмасын иде, — диде комиссия вәкилләре.
Әлеге маддә буенча 100 мең сумга кадәр штраф каралган. Хокук бозучының мәктәп укучысы гына булуын, әлегә эшләмәвен исәпкә алып, комиссия 30 мең сум штраф түләргә дигән карар чыгарды. Ул әлеге гамәле өчен үкенүен белдерде һәм хокук сакчыларыннан гафу үтенде.
Танышына суккан үсмернең тәртибе дә каралды. Комиссия утырышына беренче тапкыр гына килүе түгел аның. Әнисе белән дә, үсмер белән дә аның тәртибен уңай якка үзгәртү буенча ачыктан-ачык сөйләшү булды. Бу егеткә дә штраф билгеләнде, гаилә бюджеты биш мең сумга кимиячәк.
Минем белән алай булыр дип әйтә торган түгел. Күбебез балалар үстерә. Дүрт аяклы ат та абына, диләр. Хаталанулар булмасын, тайгак юл үзенә тартмасын, ялгыш адым ясаган үсмерләр кабат шул сукмакка басмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев