Кайбычта Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көнен билгеләп үттеләр
2022 елда илебездә яңа дата – Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне барлыкка килде.
Ул елга ике мәртәбә — 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә уза. Чөнки йөклелек тугыз ай дәвам итә, бәби көтүчеләр бу бәйрәмне әлеге ике датаның берсендә билгеләп үтә ала.
Бүгенге көндә үзәк больницаның хатын-кызлар консультациясендә 30 хатын-кыз йөклелек буенча исәптә тора. Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән чарага аларның унбише килде.
Булачак әниләрне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова сәламләде.
Яңа бәйрәмнең максаты — җәмгыятьтә ана һәм балаларга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру хисабына балалар туу санын арттыруга ярдәм итү, — диде ул. — Бу көнне бала көтүче әниләргә аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү мөһим. Гаилә яме — балада. Без яңа барлыкка килгән һәр гаиләгә, туган һәрбер балага шатланабыз. Районыбызда балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә, капиталь ремонтлана. Алар эшләп торсын өчен, сабыйларның мөмкин кадәр күбрәк тууы мөһим. Шуңа да йөклелек чоры тагын кабатлыйсы килерлек рәхәт вакыт булырга тиеш. Бәби көткән хатын-кыздан да гүзәл кеше юктыр, мөгаен. Сабыйларыгыз көтеп алынган булсын, сау-сәламәт булып тусын һәм әти-әни җылысын тоеп, тулы гаиләдә бәхетле үссен иде!
Баш табиб Гөлнара Сафиуллина, аның дәвалау эше буенча урынбасары, бик күп сабыйларга дөньяга килергә ярдәм иткән табиб Әлфия Төхвәтуллина, акушер-гинеколог Гүзәл Йосыпова да үз чыгышларында әни булуның зур бәхет булуын әйтте, бәби көтүчеләргә җиңел йөклелек теләде. Соңыннан аларга бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев