Кайбычта мәктәпләр һәм балалар бакчалары тирәсендә юл билгеләре куела
Иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә Олы Кайбыч авылындагы «Миләшкәй» балалар бакчасы янында машиналар шулкадәр күбәя, хәтта җәяүлеләргә йөрү авырлаша.
Бу аңлашыла да, район үзәгендәге бердәнбер балалар бакчасы булгач, анда нәниләр күп йөри, күбесен машиналарда китерәләр. Сабыйларын җитәкләп, җәяү килүчеләр дә бар. Өстәвенә, төрле оешмаларда эшләүчеләрнең дә юлы шушы урыннан уза.
Бу участокта аеруча саклык сорала. Чөнки балалар тынгысыз, әнисенең кулыннан ычкынып китүе дә бар.
— Машиналар һәм халык күп йөри торган урында юл билгеләре булу төрле күңелсез вакыйгалардан сакларга ярдәм итә. Бу аеруча белем бирү учреждениеләре, балалар бакчаларына кагыла. Юлларыбыз имин, уңышлы булсын өчен, юл-йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү, юлларның тиешле тәртиптә булуы зарур, — диде башкарма комитет җитәкчесе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе рәисе Алексей Макаров. —Безнең комиссиянең төп максатларының берсе — юлларда транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, юлчыларның сәфәрләре имин булсын өчен шартлар тудыру.
Күптән түгел районга ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының әйдәүче консультанты Ислам Хәбибуллин рәислегендәге комиссия эшләде. Алар Олы Кайбыч авылындагы юлларның торышын, юл билгеләре, юлдагы тамгаларның булу-булмавын тикшергән, кимчелекләрне ачыклаган. Шушы арада комиссия ачыклаган кимчелекләр бетерелгән. Нәтиҗәдә, Олы Кайбыч урта мәктәбе, «Миләшкәй» балалар бакчасы янында, барлыгы 7 участокта, җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу урыннары (зебралар) яңартылган. «Миләшкәй» тирәсендә «Җәяүлеләргә юл аша чыгу урыны» дигән юл билгесе куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев