Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта Нәүрүз бәйрәме гөрләде

Нәүрүз — кышны озату һәм язны каршы алу бәйрәме. Ул халкыбызның борынгыдан калган, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган күркәм йоласы.

Нәүрүз фарсы телендә яңа көн дигәнне аңлата. Көн белән төн тигезләшкән бу көндә кешеләргә бәхет теләргә, бер-береңә карата аеруча ягымлы булырга кушалар. Әлеге бәйрәмне Кайбычта да онытмыйлар. Район мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта Нәүрүз бәйрәме гөрләде. 

Мәдәният хезмәткәрләре сәхнәләштергән театраль тамашаның эчтәлеге яз һәм кышның тартышуыннан гыйбарәт иде. Китәр вакыты җитсә дә, Кыш бабайның үз урынын язга бирәсе килмәде. Шулай да, Нәүрүзбикә көчлерәк булып чыкты шул, Кыш бабайның аңа юл бирми чарасы калмады. 

Нәүрүз котлы булсын! Барыгызны да чын күңелдән котлыйм. Язгы чәчү эшләрен оешкан төстә башкарып, мул уңыш алырга, саулык белән җитеш тормышта яшәргә насыйп булсын, — диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев. 

Олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты. Күмәк уеннар, җыр-моң тынып тормады. Язны каршылау гына түгел, дуслык бәйрәме иде ул. Чөнки анда районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашты. Алар, кулга-кул тотынышып, җырлый-җырлый әйлән-бәйлән уйнады. Теләгән кеше чәй белән камыр ризыкларыннан авыз итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев