Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта «Ришвәтчелеккә – юк!» район бәйгесенә йомгак ясадылар

Мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «Ришвәтчелеккә - юк!» район бәйгесенә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне билгеләделәр. Бу хакта район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Равия Камалиева хәбәр итте.

Замана чиренә әйләнгән ришвәтчелеккә каршы көрәш, аңа киң җәмәгатьчелекне тарту максатындагы бәйгегә йөздән артык эш кабул ителгән. Алар темага туры килү һәм актуаль булулары, бизәлеше, укучының фикер йөртүеннән чыгып бәяләнде. Конкурс комиссиясе балаларның дөньяны күзаллавына, сәләтле, белемле булуларына, иң мөһиме, Россияне коррупциясез көчле ил итеп күрергә теләүләренә игътибар итте. Җиңүчеләрне өч төрле номинациядә билгеләделәр.

"Иң яхшы инша-эссе" номинациясендә Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Рафаэль Сөнгатуллин җиңү яулады. Иске Тәрбиттән Дарья Владимирова – икенче урында. Колаңгы мәктәбеннән Ислам Садриев һәм Олы Подберезьедан Полина Артамонова өченче урынга лаек булды. Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Алия Айзатулловага, Сергей Куликовка, Иске Чәчкаб мәктәбеннән бертуганнар Илсинә һәм Иршат Сафиннарга, Федоровское мәктәбеннән Алия Зәйнуллинага кызыксындыру бүләге тапшырылды.
"Иң яхшы рәсем (плакат)" номинациясендә Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Камилә Шәрәфиева һәм Ләйсән Гыйрфанова җиңүче дип табылды. Шул ук мәктәптән Зилә Рәхмәтуллина һәм Ульянководан Анжелика Суганова – икенче урында. Иске Чәчкабтан Рәмзил Гаттаров һәм Хуҗа Хәсәннән Ксения Ефремова өченче урынны яулады. Әле номинациядә кызыксындыру бүләгенә лаек булучылар – Бәрлебашыннан Надежда Аннина, Сәйдәш Рәхмәтуллин, Олы Кайбычтан Ангелина Макарова һәм Ләйсән Гыйсмәтуллина, Чүтидән Ильмир Шәрәфетдинов.
"Иң яхшы видеоролик" номинациясендә Олы Кайбыч мәктәбенең 10 А сыйныфы укучыларына тиңнәр булмады. Әлеге мәктәпнең 7 Б сыйныфы укучылары – икенче урында. Өченчедә – Хуҗа Хәсән мәктәбенең унынчы сыйныф укучылары һәм Иске Тәрбитнең “Класс” студиясе. Кызыксындыру бүләгенә Иске Чәчкабтан Газизә Гыйрфанова, Колаңгыдан Эльмира Хажеева, Олы Кайбычның 2А сыйныфы һәм Олы Урсакның башлангыч сыйныф укучылары ия булды.
Бәйге җиңүчеләренә һәм кызыксындыру бүләгенә лаек булучыларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев