Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта умартачылар киңәшмәсе үтте

Район Советының актлар залында умартачылар өчен киңәшмә уздды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, умартачылар катнашты.

Сүз шәхси умарта гаиләләренең иминлеге хакында барды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов умартачылыкның үсеш перспективалары хакында сөйләде.

— Төп бурычларның берсе — авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү, — диде ул. — Быел «Август -Кайбыч» җәмгыяте рапс һәм көнбагыш кебек техник культураларны шактый мәйданнарда үстерәчәк. Агрономнар, басуларны химик препаратлар белән эшкәртү вакыты җиткәч, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр алдында җаваплылык тоеп эшләргә тиеш. Басуларга химикатлар сибәргә өч көн кала, бу хакта умартачыларга массакүләм мәгълүмат чаралары, авыл җирлекләре, ватцаптагы махсус группа аша хәбәр итәргә кирәк. Умартачыларга кагылышлы барлык хәбәрләр шул группага куелачак. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкса, умарталарның агулануын кисәтү буенча авыл җирлекләре башлыклары, агрономнарны үз эченә алган комиссия эшләячәк.

Киңәшмәдә ветеринария берләшмәсе начальнигы Радик Сабирҗанов, "Россельхознадзор«ның дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова, Апас территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге ветеринария бүлеге начальнигы Фиргать Сафин, «Август-Кайбыч» агрофирмасы директоры Александр Иванов чыгыш ясады.

Чыгышларда әйтелгәнчә, «Август — Кайбыч» җәмгыяте нигездә көнбагыш, рапс һәм башка техник культуралар чәчәчәк. КФХлар да алар үстерелми. Иң мөһиме — басуларны гирбицидлар белән эшкәрткәндә бал кортларына зыян салмау. Үсемлекләрне химик препаратлар белән эшкәртүнең аерым вакыты бар. Бары үзара аңлашып, хәбәрләшеп эшләргә генә кирәк, — диде Альберт Рәхмәтуллин киңәшмәгә йомгак ясап.

Киңәшмә барышында белгечләр умартачыларның сорауларына җаваплар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев