Кайбыч өчен демография проблемасы актуаль булып кала бирә
– Беренче яртыеллык нәтиҗәләренә күз салсак, районда 43 сабый туган, бу, узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, икегә күбрәк, – дип хәбәр итте үзәк сырхауханәнең баш табибы Гөлнара Сафиуллина. –117 кеше вафат булган, шуларның 59ы сиксән яшьтән өлкәнрәк.
Туберкулездан бер кешенең гомере өзелгән. Хезмәткә яраклы яшьтәгеләр арасында үлем очраклары арткан. Кан әйләнеше органнары авыруларыннан үлүчеләр саны уртача республика күрсәткеченнән югарырак. Онкология буенча күрсәткечләр яхшырган, ләкин тышкы сәбәпләр аркасында үлем (суда бату, суицид ) буенча кайбычлылар барысын да уздырган: күрсәткечләр республиканың уртача күрсәткеченнән ике тапкырга артык.
Медиклар үз сәламәтлегегезгә игътибарлырак булырга чакыра: сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, саулыгыгыз какшап китсә, табибка баруны кичектермәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев