Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч мәктәпләре ашханәләрендә сыйфатка игътибар аеруча зур

1 сентябрьдән башлангыч сыйныф укучыларының бушлай туклана башлавын барысы да шатланып кабул итте.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин Олы Кайбыч мәктәбендә ашханә эшчәнлеге белән танышты.
Мәктәп директоры Исламия Мусина әйтеп узганча, киләсе елга ашханәнең азык-төлек блогында ремонт ясарга җыеналар. Быел ике яңа плитә урнаштырганнар. Моның өчен район бюджетыннан акча бүлеп бирелгән.
– Мәктәбебез зур, анда ун авылдан 340 укучы белем ала. Башлангыч сыйныфларда укучы 109 бала беренче дәрестән соң  иртәнге кайнар аш белән тәэмин ителә. Менюны төрләндереп торабыз, балалар барлык ризыкларны да яратып ашый, – диде ул.
Альберт Илгизәрович  яңа менюны карады, азык-төлек блогындагы эш шартлары белән танышты, мондагы матур үзгәрешләргә уңай бәя бирде, укучылардан да азыкның сыйфаты турында сорашты.
Иртәнге һәм төшке ашларны 23 еллык эш стажы булган тәҗрибәле пешекче Алсу Гыйсмәтуллина әзерли. Аңа бу эштә Гөлназ Салаватуллина булыша. Сиринә Галиева белән Гөлшат Нигъмәтуллина савыт-саба юа, кухняны чиста тота.
“Заман” җәмгыяте ярдәме белән мәктәп ашханәсенә яңа матур савыт-саба, картиналар, өстәлләр, декоратив үсемлекләр сатып алганнар, элмә такталар куйганнар.
Башлангыч сыйныф укучылары иртәнге ашны ашый, теләге булучылар гомуми нигездә төшке аш вакытында да туклана ала. Калган укучыларга ике тапкыр кайнар аш оештырылган. Республика бюджетыннан бер укучыга көненә 7 сум 70 тиен исәбеннән субсидия түләнә. Төшке аш бәясеннән мәктәп яны участогында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешнең бәясе киметелә.
– Балаларны  тәмле һәм сыйфатлы ризыклар белән сыйлыйлар.Тәлинкәләрнең ялтырап калуы шул хакта сөйли. Ризыкларны төрләндереп кенә торалар. Укучылар төрле гарнир белән бирелгән кәтлитләрне, бәрәңгеле, фаршлы запеканкаларны аеруча яратып ашыйлар. Өстәлдән икмәк, яшелчәләрнең, алманың өзелгәне юк. Меню бик бай, ул сәламәтлеккә файдалы туклану кагыйдәләре буенча төзелгән, – диде 2 А сыйныф җитәкчесе Нәфисә Миңнуллина.
Югары сыйныф укучылары да мәктәптәге аш-судан канәгать.
– Безнең мәктәп ашханәсе иң яхшы ашханәләрнең берседер ул. Андагы матур картиналар күзне иркәли, декоратив әйберләр күңелгә ятышлы, шуңа да ул барыбызның да яраткан урынына әйләнде. Пешекчеләребезнең дә куллары алтын, рәхмәт аларга, – диде 10 Б сыйныфы укучысы Аделина Садыйкова.
Бушлай иртәнге ашлар Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Әлеге Җыенда ул беренче-дүртенче сыйныф укучыларын бушлай ашатуны оештыру бурычын куйды.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова хәбәр иткәнчә, башлангыч сыйныф укучыларын бушлай ашатуга агымдагы елның дүрт аена һәр укучыга көненә 51,85 сум исәбеннән 2 миллион 222,6 мең сум акча бүлеп бирелгән. Акчаларның зур өлеше – 58 проценты (1 миллион 289,1 мең сумы) федераль бюджеттан, 42 проценты республика (626,1 мең сумы) һәм район (338, 6 мең сумы) бюджетларыннан формалаша.
– Башлангыч сыйныф укучыларын бушлай ашату 12 көнлек меню буенча оештырыла. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган һәм Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе белән килештерелгән. Аш-су барлык 16 мәктәптә һәм аларның филиалларында азык-төлек блокларында әзерләнә, – диде мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин. –Ятимнәр, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калучылар, чит гаиләгә тәрбиягә алынучылар, опекун гаиләләрендә үсүчеләр, инвалид балалар, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 76 укучыны тукландыруга җирле бюджеттан акча бүлеп бирелә.
Туклануны оештыруны контрольдә тоту буенча мәктәпләрдә махсус комиссияләр булдырылган. Аның составында ата-аналар да бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев