Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч мәктәпләрендә Туган тел айлыгы дәвам итә

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрелә.

Хәзерге вакытта аларда Туган тел айлыгы бара.
Мәгариф бүлегеннән татар теле буенча белгеч Энҗе Гарифуллина хәбәр иткәнчә, мәктәпләрдә әдәби кичәләр, шигырь бәйрәмнәре, күренекле язучылар һәм шагыйрьләрнең туган көннәре, китап һәм рәсем күргәзмәләре, конкурслар һәм уеннар үткәреләчәк. Аларның үтәлеше сайтларда һәм инстаграмда яктыртыла.
– Быел игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәр балага яшьтән үк ана телен, шулай ук Татарстанның күпмилләтле халкы мәдәниятен белү өчен яңа мөмкинлекләр ача, – диде Энҗе Курмаева. – Туган тел – һәркем өчен кадерле булган бөек хәзинә. Ул – халкыбызның рухи көзгесе. Шушы телдә милләтнең бөтен йолалары, гореф-гадәтләре генә түгел, үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә. Шуңа күрә туган телне буыннар арасында югалтмыйк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев