Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның 18 мартта узган сайлаулар уңаеннан халкыбызга мөрәҗәгате

Хөрмәтле кайбычлылар! Россия Президентын сайлауларда барлык сайлаучыларның 98 проценттан артыграгының сайлауда катнашуы күпмилләтле районыбызда яшәүчеләрнең бердәмлеге турында сөйли.

 Сезнең барыгызга да сайлау көнендә актив гражданлык позициясегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Районыбызда сайлау нәтиҗәсенең без көткәнчә булуы халкыбызның илебездә, республика, районда алып барылган сәясәткә теләктәшлек белдерүенең матур нәтиҗәсе ул. Кайбычта федераль, республика программалары нигезендә модульле фельдшер - акушерлык пунктлары, ветеринария участоклары, кибетләр, спорт объектлары, шәхси йортлар, юллар, күпфункцияле үзәкләр төзелүе, мәктәпләр, балалар бакчаларының төзекләндерелүе, яңа парк барлыкка килүе, урамнарның яктыртылуы авыл халкының тормышын яхшыртуга зур этәргеч булды.Без мондый эшләрнең тагын да дәвамлы булуын телибез. Сайлаучыларыбызның иң күп өлешенең хәзерге Президентыбыз Владимир Путин өчен тавыш бирүенең сәбәбе дә шунда: мондый эшләрнең тагын да дәвамлы булуын телибез, илебездә тотрыклылык, тынычлык хакимлек итсен, күпмилләтле халкыбыз бәхетле яшәсен. 
Сайлау процессы катлаулы ул. Монда сайлау турындагы законнарны белеп эшләргә кирәк. Сайлаулар тиешенчә узсын өчен аңа кадәр зур әзерлек эшләре алып барган территориаль, участок сайлау комиссиясе әгъзаларына, волонтерларга, кураторларга, күзәтүчеләргә, оешмалар җитәкчеләренә тирән рәхмәтемне белдерәм. Ә рәхмәтнең иң зурысы, әлбәттә инде, сайлаучыларга! Рәхмәт сиңа, халкым! Киләчәктә дә матур эшләребез белән куәтле Россия үсешенә зур өлешебезне кертик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның 18 мартта узган сайлаулар уңаеннан халкыбызга мөрәҗәгате