Кайбыч районының чыгарылыш класслар укучылары имтиханнар тапшыра
Район мәктәпләрендә чыгарылыш класс укучылары өчен гаять җаваплы чор - бердәм дәүләт һәм төп дәүләт чыгарылыш имтиханнарын тапшыру башланды.
Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, тугызынчы класс укучылары өчен сынаулар 25 майда ук башланды. Алар чит тел, татар теле, рус теле, информатика, биология, җәмгыять белеме, әдәбияттан имтихан тапшырды инде. Киләсе сынау 2 июньдә булачак. Аны Кама Тамагына барып тапшырачаклар.
Унберенчеләр 30 майда математиканың база өлешеннән бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Бүген алар әлеге фәннең профиль өлешеннән сынау тапшыра. Соңгы имтихан 20 июньгә билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев