“Кайбыч таңнары” – “Бәллүр каләм” җиңүчесе!
Татарстан журналистлары арасындагы иң дәрәҗәле бәйгеләрнең берсе булган «Бәллүр каләм» республика бәйгесендә “Кайбыч таңнары” газетасы редакциясе “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы темасын иң яхшы яктырткан өчен” номинациясендә җиңде.
Тантананы алып баручылар әйтеп узганча, бу номинациядә көндәшлек аеруча зур булган. Анда барлыгы 420 гариза кабул итеп алынган. Нәтиҗәдә, җиңү ике генә редакциягә бирелде: “Ватаным Татарстан”га һәм “Кайбыч таңнары”на! Көчле көндәшлек шартларында зур җиңүгә ирешүебез коллективта талантлы журналистлар эшләвен күрсәтә. Безне Мәскәү кунагы – “Россия- мөмкинлекләр иле” департаменты җитәкчесе Оксана Ачкасова бүләкләде.
Бу чараны “Татмедиа” агентлыгы һәм Татарстан Журналистлар берлеге оештырды. Анда Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев та катнашты. Ул көнне әлеге берлек журналистлар өчен “Инфорум” укулары да оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев