Кайбычлылар, фотолардагы солдатларны танучылар бармы?
Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистә елдан артык вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә яңгырый. Сугыш утын кичкән, яу кырында башын салган солдатларның батырлыгы, тылдагы авырлыклар турындагы хатирәләр олылардан яшьләргә күчә бара. Хәтер онытылмый, ул әнә шул хатирәләрдә, фронттан килгән хатларда, шул чор фотоларында саклана.
Морза Бәрлебашында яшәүче Айрат Абдуллин да әнисенең бертуган абыйсы Абдулланың фронттан язган соңгы хатын һәм шул конвертта килгән фотоларын кадерле ядкәр итеп саклый.
Абдулла Гайсә улы Ибәтуллин 1918 елда ул чагындагы Татар Бәрлебашы авылында туган. 1935 елда Мөрәле мәктәбенең унынчы классын тәмамлаган. Шуннан соң өч ел дәвамында Апас районының Мушки авылы мәктәбендә укытучы булып эшләгән. 1940 елның 2 февралендә Кайбыч районы хәрби комиссариаты тарафыннан эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына чакырыла. Абдулла Ибәтуллин Төньяк Украинаның Винница шәһәрендә хезмәт итә. 1941 елның 4 июлендә язылган соңгы хаты да шул шәһәрдән килә, ул хәбәрсез югала.
–Шул елның 30 июлендә абыебыз исән булган әле. Фронтта күрше Апас районының Багыш авылы кешесе Карибулла абый белән күрешәләр, – диде Айрат Абдуллин. – Алар Мушки мәктәбендә бергә укыткан. Сугыштан исән-сау кайткан Карибулла абыйның әнием Илсөягә дә, миңа да ул очрашу турында сөйләгәне булды.
Абдулла Ибәтуллиннан килгән хат белән бергә конвертта ике фото да була. Солдат егет ул фотолардагы кешеләрнең берсе Мөрәленеке, икенчесе Кошманныкы булуын яза, ләкин исем-фамилияләрен күрсәтми. Икенче фотода пилотка кигән егет Абдулла абый үзе, аның белән бергә төшкән солдатның да исем-фамилиясе билгесез. Айрат абыйның ике фотодагы солдатларның да кем икәнлеген ачыклыйсы килә. Газета укучылар арасында бәлки аларны танучылар табылыр. Кемнәр икәнлеген белсәгез, газетабыз редакциясенә хәбәр бирсәгез иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев