Кайбычлылар, хәрби хезмәт буенча сорауларыгыз бармы?
Хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокуклары мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачыла.
2021 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның туганнары белән турыдан-туры элемтәнең төп максаты – дөрес мәгълүмат бирү. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре гражданнарга хәрби хезмәт турында тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк. "Кайнар линия" телефоны (843) 236-00-71. Армиядә хезмәт итүгә кагылышлы
сорауларыгызны ватсап номерына да язып җибәрә аласыз: 8 (939) 345-37-50. Консультация вакыты: 9.00-16.00 сәгатькә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев