Кайбычлылар Мордовия Сабан туенда катнашты
Кайбыч районы менә өченче елын инде Мордовиянең Ләмбрә районында Сабантуйда катнаша.
Бу республикада 50 меңгә якын татар башка милләт вәкилләре белән бергә дус-тату гомер кичерә, шуның 13 меңе Ләмбрәдә яши. Биредә ундүртенче тапкыр үткәрелүче чара республика күләмендәге милли-фольклор бәйрәме буларак уза. Татарстан исеменнән килгән кайбычлыларны биредә яратып калганнар, быел да кунакчыл каршы алдылар.
Якшәмбе көнне узачак Сабантуена без шимбә төнендә нәкъ сәгать уникедә колонна белән юлга кузгалдык. Ләмбрәгә баручылар – сиксәннән артык кеше. Алар арасында район Советы, башкарма комитетта эшләүче җитәкчеләр, аграр тармакта эшләүчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, төрле оешмалардан җыр- биюгә оста яшьләр, спортчылар, сәүдә хезмәте күрсәтүчеләр, берничә авыл җирлеге башлыгы, татар халкының яшәешен, йолаларын, милли ризыкларын күрсәтеп йорт бизәгән Кошман мәктәбе укытучылары бар иде. Мордва дусларыбызны кунак итү максатындагы һәм башка шатерларны алдан ук корып кую өчен бер төркем Ләмбрәгә тагын да иртәрәк юлга кузгалган иде. Бер кичкә – кер мичкә, дигәндәй, һәркем Сабантуйда Татарстанны лаеклы итеп күрсәтү өчен тырышты. Беренче елларны юл артык озын тоелса да, хәзер инде күнегелгән маршрут буенча баргач, ара ераклыгы тоелмады да, юлларны да яңартканнар. Быел милли бәйрәмне үткәрү урынын, футбол буенча дөнья чемпионатына бәйле рәвештә, үзгәрткәннәр. Саранск – Россиядә 2018 елда футбол буенча чемпионат матчларын кабул итүче шәһәрләр исемлегендә иң көтелмәгәне булган. Аларның бу язда гына файдалануга тапшырылган күп кеше сыйдырышлы менә дигән зур стадионнары бар. 25 июньдә әнә шул «Мордовия Арена» стадионында Иранның җыелма командасы Португалия футболчылары белән уйнады. Бу стадионны кайбычлылар өчен үткәрелгән экскурсиядә безгә дә күрсәттеләр. Сабантуйның узган елгы урыны – Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев исемендәге үзәк аэроклубы территориясе дә чемпионатка бәйле рәвештә файдаланыла икән. Шуңа да милли бәйрәмне Ләмбрә районы администрациясе каршындагы Ленин мәйданында үткәрделәр.
Иртәнге сәгать тугызларда мәйдан янында сәүдә гөрли иде инде. Анда кулдан ясалган төрле сувенирлар, мөселман киемнәре, җирле товарлар, чәкчәк, кош теле кебек милли ризыклар белән сәүдә иттеләр. Кайбыч ипи пешерүчеләре, Мәлки кулланучылар җәмгыяте, эшмәкәрләр алып килгән товарларга сорау зур булды. Олы Подберезьедан алып килгән көнбагыш, җитен майларын да яратып алдылар. «Кайбыч районы» дип язылган баннер янына казылык сатучы Халисә апа да оныгы белән килеп утырган.
– Бу урынны махсус сайладым, килүгә, кайбычлылар кайда икән дип, эзләп йөрдем әле. Кайбыч халкы иркен күңелле, ачык йөзле. Беренче елны Мордовиягә килгәч, алар безнең казылыкларны яратып алды, бездә аны сатмыйлар дип, үзләренә чакырып киттеләр. Чакырган җиргә ничек бармыйсың ди инде?! – диде ул. – Өч ел рәттән Кайбыч Сабантуена барып, андагы матурлыкны күреп кайттык, сәүдә дә яхшы барды. Башка елларны да шулай аралашып, дус булып яшәргә язсын. Без, Мордовия мишәрләре, Татарстанга йөз тотабыз.
«Туган» авылым», «Велень кудо», «Деревенька», «Хуторок» – халыклар дуслыгы чагылышы
Сабантуйның котлаулар өлеше башланып киткәнче рәсми затлар – Мордовия Республикасының Дәүләт Җыены рәисе Владимир Чибиркин, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстанда социаль-икътисади мониторинг буенча комитет җитәкчесе Валерий Кандилов, Ләмбрә районы башлыгы Шамил Давыдов, Мордовиянең «Якташлар» төбәк милли-мәдәни татар автономиясе җитәкчесе Рафаэль Аширов һәм башка җитәкчеләр декоратив-гамәли эшләр күргәзмәләрен үз эченә алган «Сабантуй осталары шәһәрчеге»н карады. Төрле милләт вәкилләренең яшәешен чагылдырган кунакчыл йортларда булдылар. Татарларның «Туган авылым», мордваларның «Велень кудо», русларның «Деревенька», украиннарның «Хуторок» дип исемләнгән өйләрендә җыр-биюләр белән каршы алдылар, төрле конфессия вәкилләре бер-берсенең яшәү рәвеше, мәдәнияте, йолалары белән танышты, милли ризыкларыннан авыз итте. Ләмбрә районындагы Лопатино хуторында украиннар яши икән. Халыклар дуслыгын тагын да ныгытучы да әле ул Сабантуй!
Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина җитәкчелегендә бизәлгән татар йорты яныннан кеше бер дә өзелмәде. Авылның аш-су осталары пешергән гөбәдия, юка һәм башка тәм-томнан табыннар сыгылып тора. Владимир Чибиркинның милли ризыгыбыз –кортны беренче генә тапкыр авыз итүе икән. Кошман мәктәбе директоры Илмас Хәмидуллиннан Мордовия телевидениесе журналистлары интервью да алды.
Татарстан – Мордовия бердәмлеге
Сабантуеның төп өлеше дә халыклар дуслыгын чагылдырган парадтан, төрле милләт вәкилләренең кулга-кул тотынышып мәйданда җырлап әйләнүеннән башланып китте. Дөнья чемпионатына Колумбия, Иран, Франциядән, башка чит илләрдән килгән вәкилләр дә бар иде кунаклар арасында. Мордовиянең Дәүләт Җыены рәисе Владимир Чибиркин чыгышын татар, мари, рус телләрендә сәламләүдән башлап җибәрде.
– Сабантуй – безне туендыручы Җир-Анабызга дан җырлау, игенчеләрне хөрмәтләү бәйрәме ул. Шуңа да бу бәйрәм асылын югалтмый, чөнки барлык уңышларыбыз, матур киләчәккә өметләребез нәкъ хезмәт кешесенә бәйле.Республикада 119 төрле милләт вәкилләре дус-тату яши. Сабантуй бөтен Россиянең чәчәк атуына китерсен. Ул Дөнья чемпионаты көннәрендә уза, безнең Мордовия турында бөтен планетадан миллионнарча кеше белде. Безгә Япония принцессасы Хисако Такамадо да килде һәм республикабызга сокланып китте, – диде ул.
Мәгълүм булганча, принцесса Япониядәге футбол ассоциациясенең мактаулы рәисе. Мордовиягә килүенең максаты да – Япония җыелма командасының Колумбия футболчылары белән уенын карау, аларга көч биреп тору. Бу матч 20 июньдә узган.
Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй котлавын җиткерде.
– Татарстан белән Мордовия арасындагы дуслык мәңгелек булсын, –диде ул. –Монда яшәүче татарлар телебезне, динебезне, гореф-гадәтләрне саклап, матур гомер кичерә. Иген кырларыгызда икмәк күкрәп уңсын, уңдырышлы еллар килсен, – диде ул татар иленнән алып килгән бүләкләрен тапшырып.
Район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова җитәкчелегендәге үзешчәннәр чыгышын, эшләүче яшьләр биюләрен алкышларга күмделәр. Кайбычлылар белән бергә барган эстрада җырчысы Илшат Вәлиевны яратып тыңладылар. Безнекеләр оештырган халык уеннарында быел активрак катнаштылар.
– Милли көрәштә Кече Мәмедән Владимир Токсаров быел кулын авырттырды. Әмма шул авырткан кулы белән дә көрәшүен дәвам итте әле ул. Финалда көрәшергә медиклар рөхсәт итмәде, – диде яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Юрий Михайлов.
Ләмбрә Сабантуенда иң күзгә ташланганы- хәмернең бөтенләй сатылмавы. Чисталыкка да зур игътибар бирәләр – мәйданда күренгән чүп-чарны махсус җыеп йөрүчеләре бар. Бәйрәм хатирәләре күңелдә озак сакланыр әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев