Кайбычлылар, телевизор отарга мөмкин
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үзе нәшер итүче газета-журналларга язылучылар арасында һәр ярты ел саен призлар уйната. Моның өчен медиахолдингның кимендә өч басмасына язылып, квитанцияләр күчермәсен юлларга кирәк. Әлеге акциядә кайбычлылар да актив катнаша.
Хәзерге вакытта ТАТМЕДИА.ру сайтында призлар уйнатуда катнашучыларның исемлеге урнаштырылган. http://tatmedia.ru/tvzapodpisku/ Безнең районнан катнашучыларны, әлеге сайтка кереп, үзләренең исемлектә булу-булмауларын тикшерүләрен сорыйбыз. Исемлектә үзегезне тапмасагыз яки хаталар булса, 2-12-79 телефоны буенча редакциягә хәбәр итәргә яисә podpiska@tatmedia.ru адресы буенча электрон почтага язарга мөмкин. Акциядә катнашу өчен заявкалар әле дә кабул ителә. Бүләкләр уйнатырга бер көн кала, сайтка яңартылган исемлек тә урнаштырылачак.
Реклама. 16+
Акцияне үткәрү вакыты: 20.10.18-20.03.19
Акция, призлар, аларны алу тәртибе – tatmedia.ru сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев