Кайбычлылар, тәмәке тарту нинди чирләргә китерергә мөмкин икәнлеген беләсезме?
Тәмәке тарту Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан йогышлы булмаган авыруларның төп сәбәпчесе булып исәпләнә. Һәр көн дөньяда бу зарарлы гадәт 10 меңнән артык, Россиядә исә ел саен 300 мең кешенең үлеменә китерә.
Соңгы елларда тәмәке тартучы балалар һәм яшүсмерләр артып китте. Малайлар арасында беренче тапкыр тәмәке тартып карау 10 -11 яшьтә, кызларда 13 яшьтә күзәтелә. Татарстанда, Казан мәктәпләрендә яшь егетләрнең 30 проценты, кызларның 20 проценты тәмәке тарта.
Мәктәп балаларының беренче тапкыр тәмәке тартып каравының сәбәбе:
– кызыксынучанлык;
– яшьләрнең йогынтысы;
– өлкәннәргә охшарга тырышу;
– реклама һәм фильмнарның йогынтысы;
– проблемалардан качу;
– стресслар, неврозлар.
ТӘМӘКЕНЕҢ КЕШЕ ОРГАНИЗМЫНА ЙОГЫНТЫСЫ
Мавыгу. Сигаретларда булган никотин көчле мавыгуга һәм баш мие функциясе бозылуга китерә.
Җыерчыклар. Тәмәке тарту тирегә кан килүне азайта. Ул җыерчыклы һәм ялтырый торганга әйләнә.
Катаракта. Күп тарткан саен, сездә катаракта барлыкка килә ала, ә бу исә сукыраюга китерергә мөмкин.
Авыз куышлыгы яман шеше. Тәмәке тарту тел һәм авыз куышлыгы яман шешен булдыра. Тартучының төкереге авыздагы бактерияләрне юкка чыгара алмый.
Тиренең җәрәхәтләнүе. Тәмәке төтенендәге сумаладан бармаклар саргая, тырнаклар таплар белән каплана.
Тамак яман шеше. Тәмәке тарту үңәчтә яман шеш барлыкка китерергә сәбәпче.
Псориаз. Тәмәке тартучыда кызгылт-соры тимгелләр барлыкка килә һәм ул кычыта башлый.
Йөрәк авырулары. Тәмәке тарту югары артериаль басымга, кан тамырларының тараюына китерә һәм йөрәк тибешен ешайта.
Үпкә авырулары. Тартучылар арасында үпкә яман шеше, бронхиаль астма һәм эмфизема авыруларының барлыкка килү очрагы 20 тапкырга күбрәк күзәтелә.
Ашказаны җәрәхәте. Тәмәке тарту ашказаны җәрәхәте барлыкка китерә, ә ул, үз чиратында, бик еш көчәя.
Әгәр дә сез тартасыз, ләкин көчле бәйлелек юк икән – хәзер үк тәмәкене ташлагыз!
Яшьләрдә тәмәкесез яшәүнең уңай яклары:
– Үз-үзеңә ныклы ышану, бәйлелектән азат ителү;
– Үз-үзеңне югары бәяләү;
– Карьера үсеше;
– Хәтерне һәм фикерләүне яхшырту;
–Йөзнең сәламәт күренүе;
– Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнгәндә сулыш кысылуның күзәтелмәве;
– Организмның чыдамлылыгы;
– Чәчтә һәм киемнәрдә ис булмау;
– Акчаны файдалырак куллану;
– Әти-әни алдында үз- үзеңне гаепле санамау;
– Энеләреңә һәм сеңелләреңә яхшы үрнәк күрсәтү;
– Яраткан кешең белән ачуланышмау.
Тәмәке тарту үлемгә китерүнең төп сәбәбе һәм аны туктатып була.
Олег Булатов,
район үзәк сырхауханәсе ортопеды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев