Кайбычта –“Китап бәйрәме”
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне алдыннан балалар сәнгать мәктәбендә китапханәчеләр, балалар, китап укучылар катнашын-да “Кулда – каләм, күңелдә – гамь, җанда иҗат ялкыны!” дип исемләнгән очрашу узды.
Мәгълүм булганча, быел “Татарстан китап нәшрияты” оешуга 100 ел тула. Шул уңайдан “Татмедиа” агентлыгы белән берлектә, республика районнары буйлап “Китап бәйрәме” дип аталган мәдәни ча-ралар циклы үткәрелә. Әлеге очрашуда нәшриятның әдәби мирас һәм фәнни-популяр әдәбият редакциясе мөдире Венера Камалиева да кат-нашты. Ул нәшрият тарихы белән таныштырды. Татар язучыларының китапларын да бик күп итеп алып килгәннәр иде.
Китап яратучылар прозаик, драматург, шагыйрь Хәбир Ибраһим, ба-лалар шагыйре Йолдыз Шәрәпова чыгышларын да яратып тыңлады. “Миләшкәй” балалар бакчасына йөрүче нәниләре Йолдыз апаларының шигырьләрен сөйләде. Ә мәдәният хезмәткәрләре Хәбир Ибраһимның “Ялгыз каен күзе” әсәреннән өзек күрсәтте. Җырлар да яңгырады, җирле шагыйрәләр дә иҗатлары белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев