Кайбычта кымыз җитештерәләр
Шәхси эшмәкәр Рафаил Фәсаховның “Алмачуар” фермерлык хуҗалыгы комплексында бүгенге көндә кымыз җитештерәләр.
Безнең якларда күпләп атлар үрчетеп, аларның сөтеннән кымыз ясау белән шөгыльләнүче бердәнбер кеше ул. Фермер эшчәнлеге белән якыннан танышу максатында без Борындык авылы янындагы фермага барып кайттык.
– Фермер хуҗалыгын 2010 елда ачып җибәргән идем. Хәзерге вакытта безнең 80 баш атыбыз бар. Шуның 25ен савабыз һәм кымыз ясыйбыз. Әзер кымызны Казан шәһәрендәге кибетләргә, Колаңгыда сатуга куябыз. Хәзерге вакытта кымызны шешәләргә тутырып сатуга чыгарабыз, – диде Рафаил абый. – Хәзерге пандемия чорында кымыз иммунитетны ныгыту өчен менә дигән эчемлек. Кайбычлылар кымызның файдасын бик белеп бетермиләр әле.
Кымыз ясау цехына үтәбез. Безне моңа кадәр “Дубрава” агрофирмасының Борындык авылында управляющий булып эшләгән Фирдинә Яшина каршы алды.
– Миңа һөнәремне үзгәртергә туры килде. Менә ике ай инде кымыз ясыйм. Көненә 80 литр, аннан да артыграк продукция җитештерәбез. Кымыз ясау технологиясен тиз өйрәндек. Бу шифалы эчемлекне үзем дә яратып эчәм, башкаларга да тәкъдим итәм, – диде ул.
Атларны саву залында да танышыбызны очраттык. Борындык авылыннан Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе Әлфия Биктаһирова да кымыз ясау цехында эшли башлаган икән.
– Гомер буе фермада сыер саудым, менә хәзер атлар сава башладым. Эшнең бер авырлыгын да тапмыйм. Монда җиденче ай эшлим. Атларны Мари якларыннан килгән Наталья Масаева белән алмашлап савабыз. Җәй-көз айларында сөтне күбрәк саудык. Хәзер көненә 90 килограммга кадәр сөт җитештерәбез. Атларны бер көнне дүрт, икенче көнне биш тапкыр машина белән савабыз.Сауган вакытта атлар үзләрен бик тыныч тота. Күндәм алар, акыллылар, – ди Әлфия апа.
Атларга кышкы чорга җитәрлек күләмдә печән, солы, бодай хәзерләгәннәр. Фермерның 150 гектар мәйданда җире бар. Җир эшкәртү, печән, ашлык җыеп алу өчен техникасы җитә. Бүгенге көндә алты кешегә эш урыны булдырылган. Узган ел кыш теплицада ләлә чәчәкләре дә үстереп караганнар, ләкин табыш алар көткәнчә булмаган. Гөмбә үстерү өчен Яшел Үзән шәһәрендәге бер фирма белән килешүләр алып баралар.
Теплицада – җәй
Теплицага кергәч, үзеңне җәйдәге кебек хис итәсең. Урамда салкын кыш, ә монда яшел кыяклы суган үсә. Бу эш белән Ирек Фәсахов шөгыльләнә.
– Теплицаның гомуми мәйданы 700 квадрат метр. Без шуның 500 квадрат метрында суган үстерәбез. Кирәк булса, түтәлләр санын тагын да арттырырга була. Быел берничә тапкыр уңыш алырга өлгердек инде, хәзер тагын суган утыртабыз. Алты хатын-кызга эш урыны булдырдык, – диде Ирек. – Яшел суган 20 көндә өлгерә, аннары сата башлыйбыз. Төрле авырулардан саклый ул суган, витаминнарга бай. Әзер продукцияне Казан шәһәрендәге кибетләргә озатабыз. Кайбычта сату авыр бара.
Зөлфия Төхвәтуллина, Флера Сафиуллина, Зөбәрҗәт Хәйбуллина һәм Язилә Сорокина суган утырта.
– Мин озак еллар Борындык фермасында савымчы, бозаулар караучы булып эшләдем. Хәзер пенсиядә. Флера да бозаулар карады. Язилә безнең авылда яңа кеше әле, Борындыкка күптән түгел генә Мәскәүдән кайтты. Эшкә чакыргач, килдек, кулыбыздан килә, хезмәт хакын бирәләр, – диде Зөлфия апа.
Бинаны ташкүмер ягып җылыталар. Фермер үз эшен Борындык авыл җирлеге территориясендә алып бара. Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов әйтүенчә, бер-берсен аңлап эшлиләр.
Үз эшенең фанаты булган Рафаил Фәсахов һәм аның коллективына алга таба да хезмәт уңышлары насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев