Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта сугыш чоры балалары хөрмәтенә ачылачак һәйкәл төзелешенә һәркем үз өлешен кертә ала

Сугыш чоры кешеләренең Исемнәрен ташка нык уеп, Кулдан килсә әгәр, бронзадан Һәйкәл куяр идем мин коеп. Килеп йөрер идем шул һәйкәлгә Батырлыкны кабат күрергә. Өйрәнергә тормыш авырлыгын Алар кебек җиңә белергә. Матур көннәремдә, шатлыгымны Уртаклашыр өчен бергәләп, Килер идем алар янына мин, Чәчкә салыр идем чүгәләп.

Бөек Ватан сугышы авырлыкларын кичергән, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш чоры балаларын хөрмәтләү максатында, район үзәгендә һәйкәл төзергә җыенулары турында газетабызның алдагы санында хәбәр иткән идек инде. Һәйкәл төзү буенча оештыру комиссиясенең икенче утырышына киң җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылган иде. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашында узган очрашуда җитәкчеләр, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Кайбычтагы җитәкчесе Җәмилә Сәгыева, ветераннар Советы рәисе Рушания Лотфуллина, аңа кадәр шушы оешманы җитәкләгән Әлфия Закирова, “Яшь армиячеләр” штабына нигез салган Илһам Хөснетдинов, хәзерге җитәкчесе Роза Насыйбуллина һәм башкалар катнашты. Сугыш чоры балаларына һәйкәл салу идеясе – Илһам Хөснетдиновныкы. Планеркадагы чыгышында бу тәкъдимне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да, башка җитәкчеләр дә хуплап алды. Чүти авыл җирлеге башлыгы ПетрТараканов шунда ук басып: “Мин бүгеннән төзелешкә акча бирергә әзер. Чөнки әти-әнием дә, башка туганнарым да шул елларның авырлыгын күргән", – диде.
Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, булачак һәйкәлнең дистәләгән проектлары арасыннан иң-иңе сайлап алыначак. Шуңа да хәзер эзләнү эшләре алып барыла, һәйкәлнең төрле вариантлары карала, архитекторны да башкасына үзгәртергә туры килгән.
– Бөек Ватан сугышы каһарманнарының якты истәлегенә ачылган Җиңү паркы түрендә урын алачак һәйкәл халык инициативасы белән төзелә. Шуңа да без халкыбыз: кайбычлылар, чит җирләрдә яшәүче якташларыбыз, гомумән, сугыш чоры балаларына хөрмәт белән караган һәр кеше һәйкәл төзелешенә үз өлешен кертер дип ышанабыз. Чөнки ул елларда сугыш уты кагылмаган бер генә гаилә дә калмаган бит, – диде Рушания Лотфуллина. – Әтиләрен фронтка тәпи-тәпи озатып калган, бик иртә кул арасына керә башлаган, башак җыйган, буразнада билчән утаган, карга чумып урман кискән, алабута ипие, черек бәрәңге ашап үскән балалар – әтиләребез, әниләребезне чагылдырачак ул һәйкәл. Ачлы-туклы үскән, өстенә юньле киеме, аяк киеме булмаган буынның бала чагын һич кенә дә бәхетле дип булмый. Сугыш шәүләсе толларның күзендә, ятимнәр йөзендә әле дә чагыла сыман.
Үзе дә шул елларны күреп үскән Әлфия Закирова да һәйкәлне халык ярдәме белән төзергә кирәклеген әйтте. Бу изге эшкә хезмәт коллективлары бер көнлек хезмәт хакын күчерә ала, авыл халкы да, сугыш чоры балаларының ул-кызлары, оныклары да читтә калмас. Хәйриячелек безне бизи генә. Һәйкәл төзергә өлеш кертүчеләрнең исеме махсус чыгарылучы китапта басылып чыгачак. Сугыш афәтен күргән балалар соңгылары булсын. Алар турындагы хатирә һәйкәлләрдә, музейларда, китапларда гына саклансын.
Сорауларыгыз булса, район ветераннар Советы рәисе Рушания Лотфуллинага 2-16-42 телефоны аша мөрәҗәгать итегез.
Акчаны “Шәфкатьлелек” фондына, авыл җирлекләрендәге ветераннар Советлары рәисләренә тапшырырга була. Счет номеры:
РЕКВИЗИТЫ БАНКА ДЛЯ ПЕРЕЧИСЛЕНИЯ
НАИМЕНОВАНИЕ: Благотворительный фонд «Милосердие»
БАНК ПОЛУЧАТЕЛЯ: ПАО «АК БАРС» БАНК г. Казань
БИК: 049205805
КОР.СЧЕТ: 30101810000000000805
РАСЧЕТНЫЙ
СЧЕТ: 40703810501150000002
ИНН: 1621002926
КПП: 162101001

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев